Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина иминлек хезмәте Русиянең элекке президенты Дмитрий Медведевны эзләүгә биргән


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Аны хакимият вәкиленең ил кагылгысызлыгына һәм бөтенлегенә кул сузуы турындагы маддә нигезендә эзлиләр. Әлеге маддә нигезендә бирелә торган иң зур җәза – гаепләнүченең милеген тартып алып, ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.

Украина иминлек хезмәте Русиянең элекке президенты Дмитрий Медведевны эзләүгә биргән. Аны хакимият вәкиленең ил кагылгысызлыгына һәм бөтенлегенә кул сузуы турындагы маддә нигезендә эзлиләр.

Украина эчке эшләр министрлыгының белешмәләр базасында әйтелгәнчә, хәзерге вакытта Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары вазифасындагы сәясәтче мәхкәмәгә кадәр тикшерү кысаларында эзләнә.

Әлеге маддә нигезендә бирелә торган иң зур җәза – гаепләнүченең милеген тартып алып, ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.

Әлегә Медведев Украина ягының бу карарына карата фикер белдермәде.

Шулай ук Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова һәм Русия думасы депутатлары да эзләүгә бирелгән. Баш прокурор Игорь Краснов һәм тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкиннан тыш, Русиянең хокук саклау оешмалары җитәкчеләрен дә эзлиләр.

Украина иминлек хезмәтенең Медведевне эзләнүчеләр исемлегенә кертүенә җавап итеп, Бастрыкин җинаять эше ачарга кушты.

Бүген, 10 октябрьдә Украинаның берничә шәһәре көчле ракет һөҗүменә дучар булды. Киевта, Запорожье, Днепр, Львов, Житомир, Харьков, Николаев, Одесса, Полтава шәһәрләрендә шартлаулар ишетелде. Русия Украинага 83 ракет очырган, шуларның 43е бәреп төшерелгән дип хәбәр ителгән иде.

Бу уңайдан Дмитрий Медведев үзенең Telegram-каналында "беренче эпизод уйналды, башкалары да булачак", дип язды.

"Шәхси карашымны әйтәм. Хәзерге наци сәяси режимлы Украина Русиягә даими, турыдан-туры һәм ачыктан-ачык куркыныч тудырып торачак. Шуңа күрә безнең кешеләрне коткару һәм ил чикләрен саклаудан тыш, алдагы гамәлләребезнең максаты, мнемчә, Украина сәяси режимын җимерү булырга тиеш", дип язды ул.

Русия президенты Владимир Путин һөҗүмнең Украинаның энергетика, хәрби идарә һәм элемтә объектларына ясалуын, "диңгездә, һавада, җирдә урнашкан, ерак арага атучы югары төгәллекле коралдан" башкарылуын әйтте. Путин бу һөҗүмне – җавап буларак ясалды диде һәм Русия җирләрендә "терактлар уздырырга тырышкан очракта, җаваплар кырыс булачак", дип янады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG