Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы Макеевка һөҗүмендә 89 хәрби үлүен таныды, бу хәл өчен хәрбиләрнең үзләрен гаепләде


Украин гаскәрләренең Русия хәрбиләре яшәгән бинага HIMARS белән һөҗүм итүен белдерделәр
Украин гаскәрләренең Русия хәрбиләре яшәгән бинага HIMARS белән һөҗүм итүен белдерделәр

Элегрәк министрлык 63 кеше һәлак булды дигән иде. 

Русия саклану министрлыгы Донецки өлкәсенең Макеевка шәһәренә һөҗүмдә 89 хәрбиенең һәлак булуын таныды. Бу хакта РИА Новости яза. Элегрәк министрлык 63 кеше һәлак булды дигән иде. Һәлак булучылар мобилизацияләнгәннәр булганмы, алар нинди хәрби бүлеккә караган - монысын министрлык әйтми.

Министрлык белдерүендә "Макеевкадагы фаҗиганың төп сәбәбе - тыелган булуга да карамастан, хәрбиләрнең күпләп кесә телефоннарын куллануы" диелә. "Бу ракет һөҗүме ясау өчен, дошманга хәрбиләр урнашкан координаталарны ачыкларга булышкан", дип белдерә саклану министрлыгы.

Моңа кадәр журналист, Мәскәү шәһәр думасы депутаты Андрей Медведев "моның шулай булачагы, Макеевкадагы фаҗигадә сугышчыларның үзләрен гаепле итәргә тырышачаклары билгеле иде инде", дип язган иде.

  • 1 гыйнварга каршы төндә Украина гаскәре Донецки янындагы Макеевка авылындагы һөнәри училище бинасына һөҗүм итте. Анда мобилизацияләнгән русияләр яшәгән дип фаразланды. Telegram-каналлар Макеевкада Русиянең мобилизацияләнгән берничә йөз хәрбие һәлак булган дип язды.
  • Украина кораллы көчләре дә училище бинасына һөҗүм итүен раслады. 10 берәмлек хәрби техниканың зарарлануы яки юк ителүе әйтелде, хәрбиләр арасында югалтуларның төгәл саны ачыклана дип белдерелде.
  • Самар өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров Макеевкадагы һөҗүмдә үлүчеләр арасында Самар өлкәсеннән мобилизацияләнүчеләр булуын раслады. Макеевкада һәлак булган мобилизацияләнгән ирләр истәлегенә өлкәнең төрле шәһәрләрендә митинглар узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG