Русия президенты Владимир Путин мәдәният министрлыгына кинотеатрларда "махсус хәрби операциягә", шулай ук "неонаци һәм неофашист идеологиясен таратуга каршы көрәшкә" багышланган документаль фильмнар күрсәтүне оештырырга кушкан.
Бу документ Кремль сайтында чыкты.
Моннан тыш Путинның саклану министрлыгына да күрсәтмәсе бар, министрлык Русия документалистларына Украинага каршы сугышучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында киноматериаллар әзерләүдә булышырга тиеш. Саклану министрлыгы бу хакта 1 мартта хисап тотарга бурычлы, алга таба мондый хисапларны елына бер мәртәбә ясарга тиеш булачак.
- Узган ел 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле, Русия хакимияте илдә хәрби цензура кертте дияргә дә мөмкин.
- Хакимиятләр сугышны "махсус хәрби операция" дип атауны, бары тик рәсми чыганакларга гына таянуны таләп итә. Башка төрле чыганаклардан сугыш турында белешмәләр алып чыгарган өчен штрафлар һәм төрмә җәзалары бирелә - аларны Русия гаскәрен "дискредитацияләү" һәм аның турында "ялган мәгълүмат тарату" дигән яңа маддәләр нигезендә бирәләр.
- Сугыш башлангач Русиянең күпчелек сәнгать һәм мәдәният әһелләре башка илләргә күчеп китте.
- Сугыш һәм цензура Русия кинопрокатына да йогынты ясады - репертуары кимеде. Украинага теләктәшлек белдереп, күпчелек халыкара фестивальләр дәүләт катнашында төшерелгән Русия фильмнарын күрсәтүдән баш тартты.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Көнбатышның киноширкәтләре Русия кинотеатрларына фильмнарын прокатка бирми башлады. "Бэтмен" һәм "Морбиус" фильмнарын прокатка бирмәүләре аркасында гына да Русия кинотеатрлары 5 миллиард сумлап керемен югалтты. 2022 ел ахырына Русия кинотеатрларының югалтулары 11,1 миллиард сум булыр дип фаразланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум