Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда пилотсыз очкычлар ясауга грантлар бирмәкчеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Грантлар өчен 190 миллион сум тирәсе акча бүленәчәк. Элегрәк Башкортстанның сәнәгать министры Александр Шельдяев моны "хәзер пилотсыз очкычларга ихтыяҗ зур", шуңа хөкүмәт дроннар өчен компонентлар сатып алуга грантлар бүлеп бирергә булды, дип аңлатты. 

Башкортстанда пилотсыз очкычлар ясауга грантлар бирмәкчеләр. Бу хакта республика премьер-министры Андрей Назаров белдерде, дип яза "Аспекты".

Назаров әйтүенчә, 2023 елда Башкортстанда пилотсыз очкычлар җитештерүчеләргә грант програмы эшли башлаячак. Моңа 190 миллион сум тирәсе акча биреләчәк.

Узган ел декабрь уртасында Башкортстанның сәнәгать министры Александр Шельдяев республикада пилотсыз очучы аппаратларны җитештерү арттырылачак, дигән иде. Моны "хәзер аларга ихтыяҗ зур", шуңа хөкүмәт дроннар өчен компонентлар сатып алуга грантлар бүлеп бирергә булды, дип аңлатты.

"2023 елдан пилотсыз очучы аппаратлар өчен компонентлар сатып алуга ярдәм өчен грантлар бирә башлау карары кабул ителде. Моны Радий Фәритович (республика башлыгы Радий Хәбиров - ред.) хуплады", диде ул.

  • Узган елның ноябрь ахырында Уфада радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм иминлек көллияте студентларын 30 килограммга чаклы авырлыктагы дроннар белән идарә итәргә өйрәтә башлаулары билгеле булды.
  • Яңа програмны "Янгын куркынычсызлыгы" белгечлеге алучы студентларга укыталар. Аларны пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә генә түгел, төзәтергә дә өйрәтәләр. Студентлар үзләре дә дроннар уйлап таба һәм аларны ясый ала, диелде.
  • Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
  • Хәрби белгеч Роман Свитан ни өчен ракетлары була торып та, Русиянең Украинага каршы дроннар куллануына аңлатма бирде. "Русияләрнең ракетлары дроннарга караганда азрак. Ракетлар дроннардан кыйммәтрәк тә - дистәләрчә, хәтта йөзләрчә тапкырга. Шуңа күрә финанс ягыннан да, идарә системы ягыннан да дроннар куллану кулайрак. Аларда дроннар юк, шуңа күрә Ираннан сатып алырга туры килә", диде Свитан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG