Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни өчен Русия Украинага каршы дрон һөҗүмнәрен арттыра — хәрби эксперт


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ни өчен Украинага каршы дрон һөҗүмнәре арткан, Русия бер үк вакытта дроннар да, ракетлар да җибәреп нәрсәгә ирешергә тели, Русия Украинага каршы киңкүләм яңа һөҗүмен башлый аламы — бу хакта белгеч фикерләрен тәкъдим итәбез.

Руссия Украинага Иран дроннары белән һөҗүм итте. 18 декабрь төнендә Николаев өлкәсен, 19 декабрьдә төнге икедә - Киев өлкәсен утка тотты. Ике кеше җәрәхәтләнгән. Өйләрдә тәрәзәләр ватылган, Киевта электр энергиясе һәм җылылык белән проблемнар. Украина һава көчләрендә нәтиҗә ясадылар: Азов диңгезенең көнчыгыш яр буеннан Русия 35ләп иран дронын җибәргән, 30ы бәреп төшерелгән.

Украинага көчле һөҗүмне Русия моңа кадәр 16 декабрь ясаган иде. Украина генераль штабында хәбәр итүләренчә, ул көнне бер тәүлек эчендә Русия Украинага 98 ракет җибәргән, шул исәптән 40ка якыны - Киевка, шуларның 37се бәреп төшерелгән. 16 декабрьдә ракет һәм дрон һөҗүмнәре Киев, Харьков, Днепр һәм Кривой Рог шәһәрләренә ясалган.

Ни өчен Shahed дроннары активлашкан, Русия Украинага бер үк вакытта дроннар да, ракетлар да җибәреп нәрсәгә ирешергә тели, Русия Украинага каршы яңа һөҗүмен башлый аламы - бу хакта хәрби белгеч Роман Свитан "Настоящее Время"га сөйләде.

Берничә атна буена без Shahed һөҗүмнәрен күрмәдек. Үткән атнада алар янә башланды. Ни сәбәпле?

Роман Свитан
Роман Свитан

— Мөгаен, яңа партия килгәндер, һәм шактый күп санда. Бүген 35 дрон җибәрелде, безнең ПВО (һава һөҗүменнән саклану системы) 30ын бәреп төшерде. Димәк, партиядә барлыгы 500 данә чамасы һәм алар аны шул 30-40лап җибәрә. Нигездә төнлә җибәрәләр. Мөгаен, яңа килешү төзегәннәрдер, һәм, бәлки, бу дроннардан соң тагын ракетлар да килер.

Бу һөҗүмнәрнең мантыйгын аңлатыгызчы. Элек Украинаның хәрби-һава көчләре вәкилләре, шул исәптән безнең эфирда, бу дроннар ПВОның игътибарын читкә юнәлтү өчен һәм шул вакытта ракетлар хәдәфләргә ирешсен өчен кулланыла, дип сөйләгән иде. Мантыйк хәзер дә шулмы?

— Юк. Эш шунда ки, безнең ПВО Shahed дроннарына игътибар итми, моны русияләр аңлады инде. Shahed дроннарына каршы башка систем бар, нигездә, зенит системнары, алар Украинаны бар периметр буйлап каплый, ә ракетларга каршы башка системнар эшли. Шуңа күрә хәзер алар ракет һәм дроннарны төрле вакытта куллана башлады. Ракетлар нигездә көндез кулланыла. Кайбер ракетларда телекоммуникация, ягъни идарә бар. Аларны көндез җибәрү яхшырак. Ә дроннар нигездә төнлә кулланыла, безнең күзәтү пунктлары аларны күрмәсен өчен.

—​ Димәк, Shahed дроннарын украин хәрбиләре визуаль рәвештә, күз белән табарга тиешме?

— Иң оптималь вариант, әлбәттә, күз белән, чөнки дроннар нигездә зенит системнары белән бәреп төшерелә - бу туплар йә пулеметлар. Ягъни, бу очракта ПВО системнары җәлеп ителми.

—​ Димәк, алар радарларда күренмиме?

— Алар һәркайда күренә, ләкин алар белән менә шул мобиль төркемнәр эш итә. Бу иң оптималь вариант, чөнки дроннарга пулеметтан ату йөз тапкыр арзанрак. Shahed дронына каршы ракет куллану мәгънәсез. Шуңа күрә бер ракет урынына берничә дистә йә йөз пуля ату оптимальрәк.

Как украинские военные охотятся на дроны-камикадзе. Спецрепортаж о подразделении, которое сбивает "Шахеды" на лету
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:08 0:00

—​ Аңлатыгызчы, ни өчен русияләр ракетлары була торып, дроннар куллана?

— Русияләрнең ракетлары дроннарга караганда азрак. Әлбәттә, ракетлар дроннардан кыйммәтрәк - дистәләрчә, хәтта йөзләрчә тапкыр кыйбатрак. Шуңа күрә финанс ягыннан да, идарә системы ягыннан да дроннар куллану кулайрак. Аларда дроннар юк, шуңа күрә Ираннан сатып алырга туры килә.

—​ Дөрес аңласак, хәзер украин хәрбиләре Русиянең Киевка яңа һөҗүменнән курка. Бу хакта узган атна Валерий Залужный да (хәрби көчләр башлыгы), Дмитрий Кулеба да (тышкы эшләр министры​) әйтте. Сезнеңчә, әгәр мондый һөҗүм чыннан да әзерләнә икән, ул 24 февральдә кебек, зур һөҗүмнән башланырга мөмкинме?

— Һәр җир өсте һөҗүме ракет ату, бомбалаудан башлана. Әлбәттә, әгәр дә бу һөҗүм башланса, ул шул зур әзерлектән башланачак. Тик әлегә Беларус ягыннан һөҗүм ясарлык көч күренми. Эш шунда ки, Беларусның азмы-күпме бурычлар үтәргә сәләтле армиясе - бер корпус, бер ярым дивизия - 15 мең кеше чамасы, шуннан да күп түгел.

Беларус ягыннан Киев яки Чернигов ягына ниндидер күләмле һөҗүм ясар өчен Русия гаскәренә Беларуска 50 меңләп кеше кертергә кирәк, ә Лукашенка режимына мобилизация үткәреп, 35-45 мең кеше сафка бастырырга кирәк.

—​ Русиядә мобилизацияләнгән русияләр булганда, Беларус армиясенә ниндидер чаралар уздыру нигә кирәк?

— Барысы да санга бәйле. Мобилизацияләнгән русиялеләр инде алай ук күп түгел. 100 меңгә якыны Украинада фронт сызыгында. Тагын шул ук санда Русиядә һәм хәзер Беларуста бардыр. Бу шул Беларуска күчерелгән һәм Беларус ягыннан Киевка таба хәрәкәт итә башларга мөмкин булганнары.

Ләкин бу гына җитмәячәк. Эш шунда ки, өлешчә мобилизацияләнгән россиялеләр ул масштаблы бурычларны үти алмаячак. Масштаблы хәрби бурычларны үзара коммуникациядә торган хәрби бүлекчәләр үти, ә моның өчен хәрби яраклашу үткәрергә кирәк. Русиядә өлешчә мобилизацияләнгән кешеләр белән бу эш башкарылмаган. Шуңа күрә Беларус ягыннан Украинага һөҗүм итү карары кабул ителсә, бу һичшиксез Беларус армиясен дә мобилизацияләү булачак, чөнки беларус армиясе хәзер Русиядә өлешчә мобилизацияләнгәннәргә караганда яхшырак әзерлекле. Ә беларус армиясен мобилизацияләү һәм Русиядә мобилизацияләнгәннәрне анда күчерү - анда барлыгы 100 меңнән артык кеше булачак - бу инде куркыныч тудыра ала. Ләкин бу хәрәкәт, хәтта бүген башланса да, февральдән дә иртәрәк тәмамланмаячак.

—​ ПВОга әйләнеп кайтсак, хәзер ракетларның һәм дроннарның күп өлеше бәреп төшерелә. Украин ПВО системы гомумән барысын да бәреп төшерә аламы? Бу системны бер ракет та объектларга барып җитмәслек итеп үзгәртеп, камилләштереп буламы?

— Дөньяда 100% бәреп төшерә ала торган систем юк. Иң күп дигәндә - ул 95%, әмма алары да шундый зур санда ракетларга каршы тора алмый. Бу, нигездә, тездә ясалган ракетлар. Ә чын сугышчан ракетлар булса - максимум 90%. Һава һөҗүменә каршы системыннан күбрәкне өмет итеп булмый. Без хәзергә 80% чамасы бәреп төшерәбез. Ягъни тагын 10% кала - моны техник мөмкинлекләрдән чыгып булдыра алмыйбыз. Моны бер генә систем да эшли алмый. 100% ка чыгу, ягъни Украина территориясен тулысынча каплау өчен иң оптималь вариант - ракетларны җибәрү, җитештерү, саклау урыннарында ук юк итү. Ягъни моның өчен җибәрү җайланмаларын юк итәргә кирәк - мәсәлән, Кара диңгездәге корабларны, "Искәндәр" ракетлары шуннан җибәрелә. Беларуста бөтен Ту-95, Ту-22М3 һәм Ту-160 очкычларын юк итәргә кирәк. Менә бу дөрес эш булыр иде.

Язманың оригиналы: Настоящее Время

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG