Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина баш күзләү идарәсе җитәкчесе Русия җирләренә яңа һөҗүмнәр "тагын да эчкәрәк кереп" ясалачак диде


Украина баш күзләү идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов
Украина баш күзләү идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов

Буданов сугышның 2023 елда Украинаның җиңүе белән тәмамланачагын белдергән, "иң кайнар" сугыш мартта булачак, дигән.

Украинада сугыш барган чакта, Русия җирләренә яңа һөҗүмнәр дә ясалырга мөмкин, алар " тагын да эчкәрәк" ясалачак. Бу хакта Американың АВС News каналына әңгәмәсендә Украина баш күзләү идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов әйткән. Шул ук вакытта ул бу һөҗүмнәрне Украина ясаячак дип турыдан-туры әйтмәгән, барлык фикерләрен сугыш беткәч белдерәчәген искәрткән.

Буданов Сарытау өлкәсенең Энгельс шәһәрендәге хәрби һава аланына һөҗүмне "күрүемә шат идем" дигән. Моңа кадәр Көнбатыш медиа чаралары украин түрәләренә сылтама белән, һава аланына Украина пилотсыз очкычлары һөҗүм итүен язды, Русия саклану министрлыгы да шулай дип белдерде. Киев моны расламады да, кире дә какмады.

Украина баш күзләү идарәсе җитәкчесе украин хәрбиләренең аннексияләнгән Кырымга да һөҗүм итәчәген әйткән.

Буданов сугышның 2023 елда Украинаның җиңүе белән тәмамланачагын белдергән, "иң кайнар" сугыш мартта булачак, дигән. "Үз җирләребезне — Кырымнан алып Донбасска кадәр — тулысынча азат итәчәкбез. Русия исә тәмам җиңеләчәк. Безнең максат — Украинаны 1991 ел чикләренә кайтару. Бөтен дөнья Украинаны нәкъ менә шушы чикләрдә таный, һәм без максатыбызга ирешәчәкбез", ди ул.

  • Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Киев үз җирләрен, шул исәптән 2014 елда аннексияләнгән Кырымны да тулысынча азат итми торып, Русия белән сугышны туктату турындагы сөйләшүләргә бармаячагын әйтә.
  • Мәскәү исә бу сөйләшүләргә әзер булуын белдерә, әмма Украина Кырымны, Херсон, Запорожье, Донецки һәм Луһански төбәкләрен югалтуын танырга тиеш дип шарт куя.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG