Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cамар өлкәсе башлыгы Дмитрий Азаров Макеевкада яраланган 60-70 хәрбине дәвалау өчен Самарага күчерәчәкләрен әйтте


Самар өлкәсе башлыгы Дмитрий Азаров
Самар өлкәсе башлыгы Дмитрий Азаров

Хәзерге вакытта яралыларның күбесе Дондагы Ростовта дәвалана. Махсус дәвалануга мохтаҗ булганнарны Мәскәүгә җибәрәчәкләр диелә. 

Cамар өлкәсе башлыгы Дмитрий Азаров Макеевкада яраланган 60-70 хәрбине дәвалау өчен Самарага күчерәчәкләрен әйтте, дип хәбәр итә Sova.info. Бу – алар туганнарына якынрак булсын өчен эшләнә диелә хәбәрдә.

"60-70 ләп кешене Самарага җибәрәбез. Бу сугышчыларга тизрәк тернәкләнү өчен көч бирәчәк. Медицина хезмәткәрләребез аларны кабул итәргә әзер", дигән Дмитрий Азаров.

Җәрәхәтләнүчеләрнең күбесе Дондагы Ростовта дәвалана. Махсус дәвалануга мохтаҗ булганнарны Мәскәүгә җибәрәчәкләр диелә.

Бүген, 5 гыйнварда Мәскәү фетнәчел Донецки "халык республикасы"на башлык вазыйфаларын үтәүче итеп куйган Дмитрий Пушилин "бөтен яраланганнарны да диярлек Русиянең башка төбәкләренә җибәрделәр", дип белдерде.

  • 1 гыйнварга каршы төндә Украина гаскәре Донецки янындагы Макеевка авылындагы һөнәри училище бинасына һөҗүм итте, анда Русия хәрбиләренең яшәве ачыкланды.
  • Русия саклану министрлыгы Макеевка шәһәренә һөҗүмдә 89 хәрбиенең һәлак булуын таныды. Шул ук вакытта "Вёрстка" басмасы 200 хәрбинең һәлак булуын, 150сенең яралануын белдерде.
  • Самар өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров Макеевкадагы һөҗүмдә үлүчеләр арасында Самар өлкәсеннән мобилизацияләнүчеләр булуын раслады. Макеевкада һәлак булган мобилизацияләнгән ирләр истәлегенә өлкәнең төрле шәһәрләрендә митинглар узды.
  • "Макеевкадагы фаҗиганың төп сәбәбе - тыелган булуга да карамастан, хәрбиләрнең күпләп кесә телефоннарын куллануы" диде Русия саклану министрлыгы.
  • Журналист, Мәскәү шәһәр думасы депутаты Андрей Медведев "моның шулай булачагы, Макеевкадагы фаҗигадә сугышчыларның үзләрен гаепле итәргә тырышачаклары билгеле иде инде", дип язган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG