Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Путинга Украинада тынычлык урнаштыруга "атышны  бер яктан туктату" белән булышырга кирәк диде


Архив фотосы
Архив фотосы

Төркия президенты каршылыклы мәсьәләләрне гадел җайга салырга кирәк дип тә искәрткән. 

Русия һәм Төркия президентлары Владимир Путин белән Рәҗәп Эрдоган телефоннан сөйләште. Бу хакта "Анадолу" басмасына Төркия президенты хакимиятендә җиткергәннәр.

Әңгәмә барышында алар энергетика мәсьәләләре, Русия-Төркия мөнәсәбәтләре, Украинадагы һәм Сүриядәге сугыш турында фикер алышкан.

Украина мәсьәләсендә Төркия президенты тынычлык һәм сөйләшү турындагы чакыруларга "атышны бер яктан туктату" белән ярдәм итәргә һәм каршылыклы мәсьәләләрне гадел җайга салырга кирәк дигән.

  • Путин Эрдоганга "Русия Киев "мәгълүм" таләпләрне үтәсә һәм "яңа территориаль чынбарлыкны" исәпкә алган очракта диалогка әзер дип җавап биргән. Ул хакта Мәскәү кирмәненең рәсми сәхифәсендә язылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG