Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда Русиядә "АУЕ" тарафдарлары арткан


Яшүсмерләр колониясе (архив фотосы)
Яшүсмерләр колониясе (архив фотосы)

 2021 елда "АУЕ" тарафдарларына 30лап җинаять эше ачылган булса, узган ел мондый эшләрнең саны 100гә якынлашкан диелә.

Узган ел Русиядә "АУЕ" (яшүсмерләр арасында төрмә төшенчәләрен пропагандалаучы берләшмә) тарафдарлары арткан, бу хакта ТАСС-ка тәртип саклау оешмаларында белдергәннәр.

2021 елда "АУЕ" тарафдарларына 30лап җинаять эше ачылган булса, узган ел мондый эшләрнең саны 100гә якынлашкан диелә.

  • Русия Югары мәхкәмәсе карары белән 2020 елның 17 августында "АУЕ" хәрәкәте экстремист дип табылды, Русиядә аның эшчәнлеге тыела. Хәрәкәт әгъзалары тәртип саклау оешмалары һәм хакимиятләр белән көрәш идеяләрен тарата.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Интернетта, социаль челтәрдә "АУЕ" хәрәкәтенә багышланган йөзләгән төркемнәр бар. Ул тиз арада Русия буйлап таралды. Без 1990нчы елларга кире кайтырга, яшьләр криминал төркемнәргә авышырга тиеш түгел", дигән иде.
  • "АУЕ" тарафдарлары Татарстанның зур шәһәрләрендә, шулай ук районнарында үсеш ала, ди хокук саклаучылар. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Биектауны аерым атадылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG