Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русь сидящая" фонды җитәкчесе сугышта катнашкан тоткыннарны ярлыкау процедурасы "зур сер" дип атады


Украинадагы сугышта катнашучы "Вагнер" хәрбие. Архив фотосы
Украинадагы сугышта катнашучы "Вагнер" хәрбие. Архив фотосы

Амнистия, ярлыкау һәм хөкем карарының гамәлдән чыгуы өчен хакимиятнең өч төрле тармагы аерым җавап бирә ди ул. Шулай ук ул бу тоткыннарның үз ихтыярлары белән кире сугышка китәсен фаразлый. "Мондый биография белән тыныч тормышта аларга үз урыннарын табу авыр булачак", ди Ольга Романова.

Узган җәйдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинага каршы сугышырга киткән тоткыннарның беренче төркеме Русиягә кире кайтты. "Вагнер"ны оештыручы Евгений Пригожин аларның ярты еллык килешүләре тәмамлануын һәм тоткыннарның ярлыкау алуын әйтте. Бу уңайдан "Вёрстка" "Русь сидящая" фондының оештыручысы һәм мөдире Ольга Романовадан ярлыкау процедурасы ничек оештырылуын һәм тоткыннар белән алга таба ни булачагын сораштырган.

"Процедураның ничек булуы — зур сер, без үзебез дә моны белергә теләр идек. Пригожин берьюлы өч әйберне телгә алды: амнистия, ярлыкау һәм хөкем карарының гамәлдән чыгуын. Бу өч процесс өчен хакимиятнең өч төрле тармагы җавап бирә. Амнистия — парламент, ярлыкау — президент тарафыннан башкарыла. Ярлыкау башта төбәкләрнең иҗтимагый пулатларында, соңрак зур иҗтимагый пулатта, соңрак президент хакимиятендә килештерелгән булырга тиеш. Шуннан соң гына бу карар президент сайтында чыга. Әлегә сайтта мондый карарлар юк. Ә хөкем карарын гамәлдән чыгаруга мәхкәмә системы җаваплы. Сугыштан кайткан тоткыннарга карата мондый хөкем карары чыгуын әлегә без рәсми документларда күрмәдек", дигән ул.

Ольга Романова сугыштан кайткан тоткыннар украиннардан түгел, ватаннарыннан күбрәк курка дип фаразлаган. "Хәзер безгә ике тапкыр тирән психик яра алган кешеләр белән эш итәргә туры киләчәк", ди ул.

"Башта бу кешеләр нинди дә булса психологик ярдәм, тернәкләнү алмыйча төрмәләрдә ташлап калдырылган, ә соңыннан ярты ел сугышта катнашкан — сәламәт психикалы кешеләр өчен дә бик куркыныч һәм яра салырдай тәҗрибә. Минемчә, аларның күбесе кабат үз теләкләре белән фронтка кайтыр, чөнки тыныч тормышта мондый биография белән аларга үз урыннарын табу авыр булачак. Аларны мәктәпләргә алып барып кайтырлар, яшь армиячеләргә күрсәтерләр дә бетте-китте. Берничә ай күңел ачкач, кире кайтачаклар", дигән ул.

  • Кичә, 5 гыйнварда Путинга якын эшкуар, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салучы һәм аны иганә итүче Евгений Пригожин Украинадагы сугышта катнашкан тоткыннарның ярты еллык килешүләре тәмамланды, аларның хөкем ителү карарлары юкка чыгарылды диде.
  • Журналистлар "Вагнер" белән Украинадагы сугышта катнашкан һәм хәзер ярлыкау алган барлыгы биш тоткынның шәхесен ачыклады һәм алар арасында карак, үтерүче һәм наркотиклар белән сәүдә итүчеләр булган, дип белдерде.
  • Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, аларга атып үтерү белән янап, чигенүне һәм әсир төшүне тыялар. Исән калганнарга ярлыкау вәгъдә итәләр.
  • Америка күзләве бәяләмәсенә күрә, хәзерге вакытта Украинадагы сугышта Русиянең 40 меңләп тоткыны катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG