Accessibility links

Кайнар хәбәр

Глобаль җылыну аркасында 2100 елга Җир шарындагы бозлыкларның 83 проценты юкка чыгарга мөмкин


Кыргызстандагы бозлык
Кыргызстандагы бозлык

Галимнәр Гренландия һәм Антарктидадан кала, Җир шарындагы барлык 215 бозлыкны өйрәнгән. 

Глобаль җылыну мондый тизлектә дәвам итсә, 2100 елга Җир шарындагы бозлыкларның 68 проценты, ә иң начар очракта 83 проценты юкка чыгачак. Яхшы очракта исә яртысыннан азрагы юк булачак. Бу хакта гляциологларның Science журналында чыккан яңа тикшеренүендә әйтелә.

Галимнәр Гренландия һәм Антарктидадан кала, Җир шарындагы барлык 215 бозлыкны өйрәнгән. Шуннан соң компьютер ярдәменә модельләштереп, җылыну процессы тизлегенә карап, ничә бозлыкның юкка чыгасын һәм моның нәтиҗәсендә Дөнья океанының ни кадәргә күтәреләчәген исәпләп чыгарган.

Хәзерге вакытта фаразланганча, температура 2,7°C-ка артса, 48,5 триллион тонна боз эриячәк, бу барлык бозлыкларның 68 проценты. Болай булганда диңгез өсте 11,5 сантиметрга күтәреләчәк.

Бу исә бөтен дөньяда ун миллион кешегә су басу яный дигән сүз.

Бозлыкларның болай нык эрүе Җир шарындагы халыкның зур өлешенә су запаслары кимиячәген, су басу куркынычы артачагын һәм хәзерге вакытта боз каплаган тарихи урыннарның (Аляскадан башлап Альп тауларына кадәр) югалачагын аңлата.

  • Глобаль җылынуның төп сәбәпләреннән берсе - парник газлары. Дөнья метеорология оешмасы белешмәләренә күрә, 2021 елда атмосферада күмер газы, метан һәм агулы азот оксиды иң югары дәрәҗәгә җиткән. 2022 ел нәтиҗәләренә күрә атмосферада бу газларның күләме тагын да арткан булырга тиеш дип фаразлана.
  • Шулай ук глобаль җылыну аркасында 2100 елга Җир шарында һәр унынчы җәнлек төре һәм үсемлек төре юкка чыгарга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG