Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украин ягыннан БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәенов һәлак булган


Украин ягыннан БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәенов һәлак булган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

"Сугышта булырмын дип уйламаган идем. Әни безне шуның өчен тапкан бит инде. Ир булып өйдә ятыр өчен түгел" дип сөйләгән иде ул бер ай чамасы элек. Украинадагы сугышка үзе теләп киткән Башкортстанның Тәтешле районыннан Фәнис Хөсәенов һәлак булган.

Фәнис Хөсәенов — 24 яшь, Тәтешле районы Яңа Кайпан авылыннан. Авыл хуҗалыгы көллиятендә тракторчы булырга укыган. 2016-2017 елларда армиядә хезмәт иткән.

2022 елның июнендә сугышка китәргә теләк белдергән, ләкин хөкем ителгән булу сәбәпле аны башта алмаганнар, соңрак бер батальонга язылган.

Хөсәенов Украинада "Барс 17" батальонында сугышкан диелә. Бәрелешләрнең берсендә украин БТРын куып алып китеп анды яраланган генералны чыгарган дип хәбәр ителде.

Бу хәбәр социаль челтәрләрдә киң таралды, якташлары аны бүләкләргә сорап имзалар җыйды, Уфа рәссамы Камил Бузыкаев Фәнис турында комикс ясады.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG