Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бастрыкин актёр Артур Смольяниновка сугыш турындагы сүзләреннән соң җинаять эше ачуны таләп итте


Артура Смольянинов
Артура Смольянинов

Узган атнада ул "Новая газета. Европа" басмасына сугышта катнашсам, Украина ягында сугышыр идем, дигән иде. 

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Русия актёры Артура Смольяниновка каршы җинаять эше ачарга кушкан, ул Украинадагы сугышка фикер белдергән иде.

Җинаять эшен нинди маддә нигезендә ачарга кушылуы әйтелми. "Көнбатыш басмаларының берсе белән әңгәмәсендә Смольянинов Русиягә каршы берничә белдерү ясаган", диелә тикшерү комитетының Telegram-каналындагы хәбәрдә.

Мөгаен сүз актёрның "Новая газета. Европа" басмасы белән әңгәмәсе турында барадыр. Узган атнада ул басмага сугышта катнашсам, Украина ягында сугышыр идем, дигән иде.

Ул әгәр һәр русиялене Украинага, шул исәптән Киев, Львов һәм "урыс шәһәре Харьков белән урыс шәһәре Херсонга" ике атнага гына китерсәләр дә, бу сугышны булдырмый кала алыр идек, диде.

Әңгәмә чыкканнан соң, Русия башлаган сугышны хуплаучы Telegram-каналларда актёрны мәсхәрәләүләр, аны тәртип саклау оешмаларына шикаять итәргә чакырулар башланды. Русия думасының берничә депутаты да тәнкыйть белдерде.

8 гыйнвар кичендә Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Смольяниновның фамилиясен атамый гына "дошман ягына күчкән һәм үз ватанына һәлак булуын теләгән сатлыкҗаннарны нишләтергә дигән бәхәс янә туды" дип язды. Ул мондый кешеләрне үтерергә кирәк дип санавына ишарәләде.

  • Октябрьдә Русиядә актёрга каршы "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә административ эш ачылган иде. Бу уңайдан "Медуза"га фикер белдереп, Смольянинов "минем өчен Русия кануннары юк", диде. "Алар - дәүләтнең үзе кебек үк җинаятьчел, димәк рухи да, юридик та көчкә ия түгел", диде ул.
  • 2022 елның декабрь уртасына Русиядә Украинага каршы сугышны тәнкыйтьләүче гамәлләр һәм карашлар өчен 300дән артык җинаять эше ачылуы билгеле булды. Иң күп җинаять эшләре Русия гаскәре турында "ялган мәгълүматлар" тарату, вандаллык һәм ил гаскәрен "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә ачылган. Сугышка каршы булган өчен ачылган җинаять эшләрендә 378 кеше гаепләнә, аларның җидесе - балигъ түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG