Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы: Русиядә татарлар саны 5,5 миллионнан ким түгел


Татар конгрессы җыены, 2022 ел, архив фотосы
Татар конгрессы җыены, 2022 ел, архив фотосы

2021 елгы җанисәп пандемия шартларында узу сәбәпле, бөтен татарлар исәпкә алынмаган, дип саный Татар конгрессы вәкиле.

2021 елгы җанисәпнең рәсми нәтиҗәләренә карамастан, Русиядә 5,5 млн чамасы татар яши. Бу хакта Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров "Татар-информ"да узган матбугат чарасында белдерде.

Бу санның соңгы җанисәп нәтиҗәләре белән туры килмәвен ул ковид пандемиясе аркасында татарларның бер өлеше җанисәптә катнашмавы белән аңлатты. Җанисәп пандемия, коронавирус чорында узды, бөтен кешеләргә барып җитә алмаганнар, аеруча олы яшьтәге кешеләр исәпкә алынмады, ди ул.

— Саннарга игътибар итсәгез, 2010 елда 5 миллион 600 мең кеше үз милләтен күрсәтмәгән булса, 2021 елда Русиядә 16 миллион 600 мең кеше үз милләтен күрсәтмәгән. Безнең татарлар саны менә шулар арасында эзләгез, — диде Шакиров.

Аның сүзләренчә Русиядә бүгенге көндә 5 миллион 500 меңнән күбрәк татар яши. Бу санны ул Конгресс соңгы ун елда үткәргән "күзәтүләр һәм сорашыруларга" нигезләнеп әйтте.

Данис Шакиров татарларның Русиядә сан ягыннан икенче урынны саклавын да уңыш дип атады. Татар конгрессы һәр төбәк буенча вазгыятьне аерым өйрәнәчәк, диде ул.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәсендә игълан ителгән саннарга күрә, Русиядә 4,7 миллион татар яши. 2010 елда узган җанисәп белән чагыштырганда, татарлар саны 600 меңгә кыскарды.

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков Азатлык белән сөйләшүдә татарның саны кимүендә төрле сәбәпләрне атады һәм бу саннарга ышанмаска чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG