Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсен 26 гыйнвар карарга җыена


2020 елгы фото
2020 елгы фото

Моңа кадәр бер төркем депутат төп кануннан "суверенитет" сүзен, Шартнамә, "Татарстан ватандашлыгы" турында өлешләрне алырга тәкъдим иткән иде.

Татарстан Дәүләт шурасы республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсен 26 гыйнвар карарга җыена. Бу хакта бүген парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русия матбугаты көне уңаеннан журналистлар белән очрашуда белдерде.

"Без компромисс карар табачакбыз. Мөгаен, аны 26 гыйнварда кабул итәрбез дип уйлыйм. Сессияне шушы көнгә билгеләргә җыенабыз. Мин бу мәсьәләгә тукталып тормыйм, прокурорны билгеләү буенча... Бу хакта сессиядә белерсез", диде ул.

Узган елның 21 декабрендә бер төркем депутат Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Алар төп кануннан "суверенитет" сүзен, Шартнамә, "Татарстан ватандашлыгы" өлешен алырга тәкъдим иткән иде. Әмма соңрак депутатлар канун өлгесен кире алды.

Русия канунына ярашлы, 2023 елдан Татарстанда президент статусы юкка чыгарылырга тиеш, шул исәптән, Конституциягә үзгәрешләр кертелергә тиеш. Шулай да көтелмәгәндә Татарстан парламенты каршылык күрсәтте.

Тарткалашу, тавыш бирү нәтиҗәсендә Рөстәм Миңнехановның президент мөддәте беткәнче, ягъни 2025 елга кадәр Татарстанда "президент" атамасы калачак. Аннары яңа җитәкче "республика рәисе" буларак сайланачак.

Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләне шәрехләп, "президент атамасын үзгәртмәсәк сугыш булыр иде" дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG