Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары республика Конституциясен үзгәртү, шул исәптән президент атамасын бетерү турында канун өлгесе тәкъдим итте


Татарстан парламенты
Татарстан парламенты

Канун өлгесенә ярашлы, төп кануннан "президент" атамасы, "суверенитет" сүзе, "Татарстан ватандашлыгы" маддәсе юкка чыга. Яңа канун Рөстәм Миңнехановка яңадан ике мөддәткә сайланырга һәм 2035 елга кадәр Татарстан җитәкчесе булып калырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Дәүләт шурасының бер төркем депутаты республика Конституциясен үзгәртү, шул исәптән президент атамасыннан баш тарту турында канун өлгесе тәкъдим итте. Бу хакта парламент сайтында хәбәр ителә.

Канун өлгесен 37 депутат әзерләгән. Ул Татарстан Конституциясен 2020 елда үзгәртелгән Русия Конституциясенә тәңгәлләштерү максатыннан эшләнгән диелә. Депутатлар республика төп канунының 63 маддәсен үзгәртергә тәкъдим итә.

Яңа төзәтмәләрдән күренгәнчә, Татарстанда "президент" атамасы юкка чыгарыла. Киләчәктә ул "башлык" дип йөртеләчәк. Конституция үзгәртелгәннән соң, Рөстәм Миңнехановка, моңа кадәр булган президент мөддәтләренә карамастан, яңадан ике тапкыр бишәр елга сайланырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, Миңнеханов 2035 елга кадәр Татарстан җитәкчесе булып тора алачак. Татарстан башлыгы сайлаудан соң үз вазифаларына керешкәндә Татарстан Конституциясенә генә түгел, Русия Конституциясе, федераль кануннарны үтәргә дә ант бирәчәк.

Конституциянең 91нче маддәсенең 1нче өлешенә дә үзгәрешләр кертелә. Моңарчы Татарстан президенты булып сайланучы намзәткә республиканың дәүләт телләрен белү таләп ителгән булса, яңа төзәтмәдә әлеге сүзләр бетерелә. Шул ук вакытта 92нче маддәнең 2нче бүлегенә Татарстан башлыгы үз вәкаләтләрен башкарганда дәүләт телләрен кулланырга тиеш диелә.

Тагын бер зур үзгәреш – Конституциядән "суверенитет" сүзләре алына. "Татарстан Республикасында суверенитетка ия булучы һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күпмилләтле халкы" дигән өлешендә "суверенитет" сүзе төшеп кала. Дәүләт символлары турындагы 121нче маддәдә "суверенитет" сүзе "дәүләтчелек"кә алыштырыла.

Болардан тыш, Татарстан ватандашлыгы һәм шартнамә турындагы бүлекләр Конституциядән тулысынча бетерелә.

Чит илләр белән элек Татарстан турыдан-туры элемтәләр алып барса, яңа текстта халыкара һәм тышкы элемтәләрне Русия биргән вәкаләтләр кысаларында гына башкара алачак.

"Татарстан мәхкәмәсе" төшенчәсе "Татарстан җәмәгать мәхкәмәсе"нә (мировой суд) үзгәртелә. Татарстанның Конституция мәхкәмәсе турындагы текст бетерелә.

Сугышны кире кагу һәм сугышны пропагандалауны тыю турындагы 15нче маддә тулысынча бетерелә. Шулай ук прокурорларны турыдан-туры Мәскәү билгеләячәк диелә.

  • 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесекертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны таләп итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
  • Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы каршы чыкты. Шулай да, канун кабул ителде. Ул төбәкләрнең үз Конституцияләренә үзгәрешләрне 2022 ел ахырына кадәр кертеп бетерүен таләп итә.
  • Хәзерге вакытта Татарстанда президент вазыйфасы кала бирә. 2010 елдан бу вазифада Рөстәм Миңнеханов тора.
  • 2018 елның йомгаклау матбугат очрашуында Татарстанның дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин президент атамасын бетерергә мәҗбүр итсәләр, Татарстанның Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә хокукы булачак дип белдергән иде. 2020 елда ул Татарстан конституциясе үзгәрәчәк, әмма президент атамасы калачак дигән иде. 2021 елның декабрь ахырында исә Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәч, президент атамасын нинди атамага алыштырачакларын әйтә алмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG