Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Мортаза Рәхимов белән хушлаштылар

Бүген, 13 гыйнварада Уфада Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрәсиме узды. Чара "Башкортстан" дәүләт концертлар залында оештырылды.

Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның дәүләт киңәшчесе һәм беренче президенты Миңтимер Шәймиев чыгыш ясады. Шулай ук Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортстан Дәүләт җыены - Корылтай рәисе Контстантин Толкачев һәм башка түрәләр бар иде.

Мортаза Рәхимов белән хушлашырга Русия президенты Владимир Путин да килде. Ул кергәндә залдан бөтен кеше чыгарылды.

Мортаза Рәхимов 11 гыйнварда 88 яшендә вафат булды. Ул республиканы 20 елдан артык җитәкләде. Җирле матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Рәхимов сугыш ветераннары һоспиталендә үлгән. Былтыр коронавирус белән авырганнан соң аның сәламәтлеге какшап калган диелә. Рәхимов Уфаның Мөселман зиратында җирләнде.

Азатлык сораштырган экспертлар Рәхимовның каршылыклы шәхес булуы турында сөйләде.


XS
SM
MD
LG