Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең берничә районына һава һөҗүменнән саклану комплекслары куелган


Архив фотосы
Архив фотосы

С-400ләр Мәскәү янындагы Щёлково шәһәре хәрби һава аланын сакларга мөмкин, дип яза үз чыганакларына сылтама белән, “ЧТД” Telegram-каналы. 

Мәскәүнең берничә районына һава һөҗүменнән саклану комплекслары куелган, дип хәбәр итә The Village басмасы, ул хакта шулай ук SOTA һәм "ЧТД" Telegram-каналлары хәбәр итә.

Дәлил буларак медиа чаралары Мәскәүдә урнаштырылган хәрби техниканың фотоларын чыгарды, аларны шәһәрдә яшәүчеләр төшереп алган.

Фотоларның берсендә С-400 зенит ракет комплекслары күренә, алар Тимирязев авыл хуҗалыгы академиясенең Опытные поля җирләрендә тора. Шундый ук комплексларның тагын берсе "Сокольники" һәм "Лосиный остров" парклары арасына, торак йортларга терәлеп үк урнаштырылган.

С-400ләр Мәскәү янындагы Щёлково шәһәре хәрби һава аланын сакларга мөмкин, дип яза үз чыганакларына сылтама белән, "ЧТД" Telegram-каналы. Шулай ук Коптево районында һәм Рублёво-Успенски шоссесы тирәсендә хәрби техника барлыкка килүе турында хәбәр ителә.

Русия башкаласында һава һөҗүменә каршы комплекслар урнаштырылуы турында Мәскәү хакимиятләре дә, илнең саклану министрлыгы да берни хәбәр итмәде. Әлегә медиа чараларында чыккан бу хәбәргә рәсми затлар фикер белдермәде.

Узган елның декабрендә Сарытау өлкәсенең Энгельс хәрби һава аланына украин һөҗүмнәре булды.

Украина контролендәге иң якын җирләргә якынча 700 километр ераклыкта урнашкан бу һава аланында Ту-160 һәм Ту-95МС очкычлары урнашкан. Украинадагы һәдәфләргә һөҗүм итүче Русия очкычлары бу аэродромнан очып китә. Ту-95МС һәм Ту-160 - Русиянең атом куркынычын тотып торучы көчләренә керә.

Украина баш күзләү идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов Энгельс шәһәрендәге хәрби һава аланына һөҗүмне "күрүемә шат идем" диде. Шулай ук ул Украинада сугыш барган чакта, Русия җирләренә яңа һөҗүмнәр дә ясалырга мөмкин, алар "тагын да эчкәрәк" ясалачак дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG