Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украин ягыннан янәсе БТР куып алып китүе белән "танылган" Фәнис Хөсәенов элек карак булган 


Украин ягыннан БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәенов һәлак булган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

Ул хакта ufa1 сайты һәм төрле Telegram-каналлар яза. Аны урлашулар, милекне юк итү һәм зарарлау өчен биш мәртәбә хөкем иткән булганнар диелә. 

Украин ягыннан янәсе БТР куып алып китүе белән танылган, күптән түгел сугышта һәлак булган Башкортстанның Тәтешле районы егете Фәнис Хөсәенов - элек карак булган һәм урлашуларга яшүсмерләрне дә җәлеп иткән, дип яза ufa1 сайты.

Канал мәгълүматынча, Хөсәеновны урлашулар, милекне юк итү һәм зарарлау өчен биш мәртәбә хөкем иткән булганнар.

Соңгы тапкыр ул 2021 елның гыйнварында танышының йокы бүлмәсеннән 25 мең сумлык алтын муенса һәм 10 мең сумлык алтын балдык урлавы өчен хөкем ителгән.

Бу вакытта Хөсәенов "караклык һәм моңа ике балигъ булмаган баланы җәлеп итү" белән бәйле 2020 елның декабрендә чыгарылган хөкем карары нигезендә җәза мөддәтен үтәгән. Элекке хөкем карарын да исәпкә алып, мәхкәмә аңа өч ел колония җәзасы биргән, диелә хәбәрдә.

Аңа кадәр Хөсәенов бер машинаны баскан диелә. 2019 елда бер төркем зат белән алдан сөйләшеп куеп, машинадан аккумулятор, магнитола, радиоантенна, машина түбәсенә куела торган багажник, аудиоколонкалар һ.б. урлаган өчен мәхкәмә аны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән булган.
Шулай ук ул җылылык коеларының капкачын, машина дисклары һәм шиналары урлау белән дә шөгыльләнгән диелә.

6 гыйнварда Фәнис Хөсәеновның сугышта һәлак булуы хәбәр ителде. Mkset-ка Тәтешле районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, аны иртәгә – 17 гыйнварда җирләячәкләр.

"Сугышта булырмын дип уйламаган идем. Әни безне шуның өчен тапкан бит инде. Ир булып өйдә ятыр өчен түгел", дип сөйләгән иде ул бер ай чамасы элек.

• Фәнис Хөсәеновка 24 яшь иде, ул БРның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылыннан. Авыл хуҗалыгы көллиятендә тракторчы булырга укыган. 2016-2017 елларда мәҗбүри хәрби хезмәттә булган.

• 2022 елның июнендә сугышка китәргә теләк белдергән, ләкин хөкем ителгән булу сәбәпле аны башта алмаганнар, соңрак бер батальонга язылган.

• Хөсәенов Украинада "Барс 17" батальонында сугышкан. Бәрелешләрнең берсендә украин БТРын куып алып китеп анда яраланган генералны чыгарган дип хәбәр ителгән иде. Бу хәбәр социаль челтәрләрдә киң таралды, якташлары аны бүләкләргә сорап имзалар җыйды, ә Уфадагы хакимияткә якын рәссам Камил Бузыкаев Фәнис турында комикс ясады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG