Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы банкларның берсендә сугышка каршы шигарләр кычкырган хатынга 25 мең сум штраф салганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Чаллы шәһәр мәхкәмәсе аны Русия гаскәрен дискредитацияләүдә гаепле дип тапкан.

Чаллыдагы банк бүлекчәләренең берсендә сугышка каршы шигарләр кычкырган хатын-кызны Русия гаскәрен дискредитацияләүдә гаепле дип табып, 25 мең сум штрафка хөкем иткәннәр. Бу хакта Chelny-biz яза.

Бу хәл 12 гыйнварда булган. Чаллыда яшәүче 45 яшьлек хатын банк бүлекчәләренең берсенә буш пыяла шешә тотып килгән һәм сугышка каршы шигарләр кычкырган. Полиция хезмәткәрләренә аңлатма биргәндә ул моны банкның Мәскәүдәге офисы хезмәткәре эшләргә киңәш итте дигән.

Хөкем ителүче әйтүенчә, 6 гыйнварда аңа бер ир шалтыраткан һәм үзен Мәскәүдәге банкның белгече дип таныштырган. Ул хатын исеменә бер миллион сумнан артык берничә зур кредит алынуын, алар белән бәйле зур процентлар җыелуын әйткән. Бурычы җыелмасын өчен ир аңа банктан яңа бурыч алып, әлеге кредитларын капларга киңәш иткән. Хатын шулай эшләгән дә: ике банктан 250 һәм 150 мең сумлык кредитлар алган. Шалтыратучы ир аннан бу акчаларны Qiwi түләү системы аша төрле электрон янчыкларга күчерттергән.

12 гыйнварда бу ир кабат элемтәгә чыккан һәм Чаллыдагы банк бүлекчәләренең берсендә эшләүчеләр мөштәриләренә канунсыз рәвештә кредитлар рәсмиләштерә, "алар җәзасыз калырга тиеш түгел", дигән һәм әлеге хатынга шигарләр кычкыра-кычкыра буш шешә ватып, шау-шу куптарырга кушкан диелә.

Нәтиҗәдә Чаллы хатын-кызын 25 мең сум штрафка тартканнар.

  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Гаскәрне дискредитацияләү маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат дискредитацияләгән өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
  • Чаллыда 39 яшьлек Альберт Мансуровка социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен бу маддә нигезендә башта административ, соңрак җинаять эше ачылган иде. Бу - Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында ачылган беренче җинаять эше булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG