Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда Татарстанга иң күп турист Башкортстаннан килгән


Туристлар Муса Җәлил һәйкәле янында
Туристлар Муса Җәлил һәйкәле янында

Узган ел Татарстанга күрше республикадан 379 мең кеше килгән.

2022 елның 11 аенда Татарстанга 3,5 млн турист (12 айда 3,7 млн булыр дип фаразлана) килгән. Шуларның 10 процентын Башкортстанда яшәүчеләр тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан туризм комитеты рәисе Сергей Иванов еллык киңәшмәдә белдерде.

Узган ел Татарстанга Башкортстаннан барлыгы 379 047 турист килгән. Икенче урында - Удмуртия. Аннан 303 629 кеше кунак булган. Өченче урында - Мәскәү. Русия башкаласыннан 283 446 турист килгән. Моннан тыш, Татарстанга иң күп килүчеләр арасында Мәскәү өлкәсе, Самар, Пермь, Сембер, Свердлау, Чуашстан бар.

Бер ел эчендә туристлар саны 12 процентка арткан. Хәзер Татарстанда кадрлар һәм кунакханәләр җитми башлаган.

"Без бүгеннән кунакханәләргә кытлык сизәбез. Туристлар саны хәзерге кебек артып барса, бу мәсьәлә тагын да кискенләшәчәк. Шул ук вакытта кунакханәләр төзү нык акрынайды. Узган ел бары өч кунакханә төзелде", диде ул.

  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң русияләрнең Европа илләрендә сәяхәт итү мөмкинлеге тукталды. Татарстанда туристлар саны артуын шуның белән дә бәйлиләр. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "без бу форсаттан файдаландык" дип белдерде.
  • Шәһәр түрәләре 2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куйды.
  • Моңа кадәр тарихчы Дамир Исхаков туристларның саны арту сәбәпле, Казанда милли туризмны үстерергә чакырган иде. "Киләсе елда Татар конгрессы этнотуризм юнәлешенә алынырга тели. Хәзер сәяси сәбәпләр аркасында Русия эчендә туризм көчәячәк... Читтән килгән туристлар өчен музейларда үзебезнең шәхесләребез һәм ядкәрләребез кадерлерәк", дип белдергән иде ул.
  • Былтыр Татарстанда туристлар 39,5 млрд сум калдырган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG