Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада магистраль суүткәргеч тишелеп, берничә микрорайон салкын сусыз калган, казаны прокуратура тикшерә


Әлеге хәлне прокуратура тикшерә.

17 гыйнвар кичендә Уфаның Комаров урамындагы 1/1 йортында салкын су торбасы тишелеп аккан. Уфаның Ленин районы хакимият башлыгы Олег Котов сүзләренчә, бу – Затон микрорайонын су белән тәэмин итүче торба булган. Нәтиҗәдә Затонда яшәүчеләрдә су басымы азайган, ә "Сафоновский", "8 март", "Сосны" микрорайоннарында исә салкын суны тулысынча аерганнар, дип хәбәр итә MKset. Уфаның 9нчы хастаханәсендә дә су басымы киметелгән диелә.

Казаның ни сәбәпле килеп чыгуын, суүткәргечне куллану, карап тору һәм төзекләндерү эшләренең ничек алып быралганлыгын прокуратура да тикшерәчәк дип яза басма. Шулай ук прокуратура суүткәргечне төзекләндерү эшләрен тиешле вакытта төгәлләүләренә, халыкка кабат тоткарлыксыз су бирә башлауларына да бәя бирәчәк.

Моннан тыш, Уфаның Менделеев, Сочинская урамнарынла урнашкан берничә дистә йорт тулысынча сусыз калган. "Уфаводоканал" оешмасы вәкилләре белдерүенчә, Сочинская урамында торба тишелгән.

  • 9 гыйнварга каршы төндә Уфаның Дим районында су үткәргечкә зыян килү сәбәпле сигез йорт кайнар сусыз калган иде. Зәмһәрир суыкларда Дагыстан урамындагы йортларның җылы сусыз калуы әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG