Accessibility links

Кайнар хәбәр

YouTube томаланса, нинди татар каналларыннан мәхрүм калачакбыз. Безнең исемлек


"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте хуҗасы Евгений Пригожин "якын киләчәктә Русиядә YouTube тыелачак, аны кулланган кешеләргә тиешле җәза биреләчәк" дигән коткы таратты. Русия рәсмиләре мондый ният булуын кире кага. Шулай да әлеге шау-шу уңаеннан YouTube-тагы иң популяр татар каналларын барлап чыктык.

Путинның иң якын дусларының берсе саналган, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте хуҗасы, соңгы вакытта Русиядә "ньюсмейкерга" әйләнә барган Евгений Пригожин " 18 гыйнвар көнне "якын киләчәктә Русиядә YouTube тыелачак, аны кулланган кешеләргә тиешле җәза биреләчәк" дигән белдерү ясады. Ул бу видеоплатформаны "хәзерге заманның мәгълүмати вабасы"на тиңләде.

YouTube-ны блокларга кирәк дип Пригожин баш прокуратурага да мөрәҗәгать иткән, тик һостинг Русиядә әле дә эшли. Пригожин сүзләренчә, платформаны ике сәбәп аркасында әле дә тыймаганнар. Беренчесе — техник сәбәп: платформада кешеләр карый торган бик күп ролик сакланган. Аларны башка ресурсларга күчерергә мөмкин, дип саный "Вагнер" хуҗасы.

Икенчесе — идеологик сәбәп: Пригожин фикеренчә, Путин идарәсендә "Русия сугышта тизрәк җиңелсен, американнар килеп безне тәртипкә китерсен дип уйлаучылар күп". YouTube-ны тыюга каршы чыгучыларны ул "халкына, иленә, русияләрнең үткән һәм киләчәк буыннарына хыянәт итүчеләр" дип атый. Мондый кешеләр, аның фикеренчә, "Көнбатыштан туклана, аңа теләктәшлек белдерә", шуңа күрә YouTube калсын өчен көрәшә.

Русия рәсмиләре YouTube платформасын тыю нияте булуын әлегә кире какты. Русиянең дигитал үсеш министры Мәксут Шадаев 18 гыйнвар көнне "Министрлык позициясе үзгәрмәде, без Русиядә YouTube хезмәтен томалауга каршы" дип белдерде.

Русиядә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда да YouTube тыелган очракта татар теле, татар темасы белән кызыксына торган аудитория нинди контент, нинди каналлардан мәхрүм калачак? Шуны ачыкларга тырыштык. Әлбәттә, без төзегән исемлек тулы түгелдер — һәркем аңа үзе өчен кызыклы YouTube-ресурсларны өсти ала.

ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ

  • Татар телен өйрәнүчеләргә "Әлбәттә"нең "Тыпыр-тыпыр грамматика" сәхифәсенә игътибар итәргә тәкъдим итәбез: биредә татар теленең авыр дип тоелырга мөмкин грамматик кагыйдәләре юмор аша җиңел генә аңлатыла.
  • Блогер Булат Шәйми татар телен өйрәнүчеләргә "Әйдә! Online" проектының Easy tatar видеолары аша таныш. Аның каналында шулай ук авторның музыкаль иҗатын, төрки телләр турында видеоларны карарга була.
  • Безнең тәҗрибә: татарча тавышландырылган мультфильмнар, кино, сериаллар тупланмасы.
  • Әйдә! Online — Азатлык Радиосының татар телен өйрәтүгә багышланган махсус проекты. Биредә аудио- һәм видеокурслар, сөйләм күнекмәләре тупланган.

БАЛАЛАР ӨЧЕН

  • Татармультфильм каналына 90 меңнән артык кеше язылган. Ун елда каналда шактый күп видеоматериал тупланган. Каналда тугыз ел элек чыккан "Су анасы" мультфильмы, мәсәлән, 18 млн тапкыр каралган, тамашачылар 62 мең лайк калдырган. Барлык мультфильмнарны караучылар саны — 28 млн нан артык.

ФӘН-ГЫЙЛЕМ

  • "Әлбәттә" проекты үзе бер феномен булды: татар интернетында моңа кадәр фәнне татарча җиңел тел белән аңлата торган сыйфатлы видеоформат юк иде. Милли мигъмарият, халык биюләре, милли кием, сабантуйдан алып җәдитчелек, милли үзаң, үзбилгеләнү турындагы лекцияләр сандыгы һаман да актуаль.
  • Милли университет турында хыялларның бер өлешен булса да чынга ашырырлык потенциалы булган тагын бер проект — "Ачык университет"ны атарга кирәк. YouTube томаланган очракта проектның төп нигезе — univer.tatar сайты бар.
  • Фән җанатарлары булдырган "Гыйлем" проектының да төп контенты, аеруча текстлы материаллары проектның үз сайтында саклана ала.

КИТАП

  • Татарча китаплар укыганны тыңларга теләүчеләр күп булып чыкты. Әлбәттә, иң беренче Китап радиосының видеоканалын әйтеп китергә кирәк. Соңгы вакытта монда видеолар, аудиокитаплар актив чыга, каналга 7 меңнән артык кеше язылган.
  • Язучы Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси каналы: автор анда үз әсәрләрен, мәкаләләрен укый, укучылар белән аралаша.
  • Гүзәл Яппарова укый дигән каналның исеме татарча булмаса да, монда татарча шигырьләр куела, кайбер авторларның иҗади кичәләре эленә. 2021 елның маенда гына теркәлсә дә, каналдагы видеоларны инде ике миллион тапкыр караганнар.
  • Әлфирә Гайфетдинова — татарча әсәрләр язып укучы татар блогерлары арасында иң популярыдыр. Автор укучылары белән актив аралаша. 25 меңгә якын язылучысы бар, ике елга якын вакыт эчендә каналдагы видеолар 4 миллионнан артык каралган.

ШӘХСИ БЛОГЛАР

  • Татарча иң популяр каналларның берсе - блогер Фәгыйлә Шакирова каналы, аңа 63 меңләп кеше язылган, видеоәңгәмәләре 9 млн чамасы карау җыйган.
  • Сәяхәтләр, күзәтүләр, юмор: Чаллы егете Газиз Фәттах каналы. Автор хәтта язылучылар ярдәмендә видеаппаратурага акча да җыя.
  • "Азатлык" татар яшьләре берлеге лидеры Наил Нәбиуллинның Татарлар йөгерә каналына әлегә 103 кеше язылган. Каналдагы сигез видеоны 1542 кеше караган.
  • Татар телендәге шәхси каналлар арасында техник канал ясарга омтылышлар да бар: блогер Газиз Фәттах яңа каналында төзелеш һәм техника турында татарча сөйләргә планлаштыра.

РЕЖИССЕРЛАР

Режиссерларның каналларын аларның портфолиосы дип карарга була.

  • Илшат Рәхимбай: режиссерның татар антиутопиясе турындагы видеосы заманында социаль челтәрләрдә таралды, "инкыйраз" темасы татарлар өчен һаман да актуаль булып кала бирә.
  • Документаль кино режиссеры Илшат Сәетов каналында клиплар, режиссерның Камал театры кече сәхнәсендә куелган "Ку" рок-спектакленең видеоязмасы бар. Башка эшләрен vimeo платформасында карап була.

ИСЛАМ

  • Рамил Юныска 17 меңгә якын кеше язылган, 2,5 елда аның видеолары 1,4 млн тапкыр каралган.

ИҖТИМАГЫЙ ПРОЕКТЛАР

  • "Ханым" татар хатын-кызлары берлеге каналында Европа, Австралия, Канада шәһәрләре буйлап татарча видеоэкскурсияләр карарга, оешма ел саен әзерли торган милли календарь белән танышырга һәм шушы календарь өчен махсус яздырылган музыкаль әсәрләрне тыңлап була.
  • "Ютуб-татарочки" каналы урыс телендә татарлар турында сөйли, татар телендә яңалыклар сәхифәсе алып бара. Хәзерге вакытта канал татар аудиториясен генә түгел, башка төрки халыкларны да җәлеп итә.

МАТБУГАТ

  • "Лимон" — "Ялкын" журналы журналистларының блогерлыктагы тәҗрибәсе.
  • Бу ни бу? — яшь журналистлар проекты
  • Азатлык Радиосы: бәйсез мәгълүмат чарасының видеоформаттагы яңалыклары, интервью-репортажлары һәм татарча подкаст.

ЭСТРАДА

Көтелгәнчә, YouTube-та бу иң популяр жанр булып чыкты. Артистларның үз каналларынннан тыш, аларның клиплары, концерт язмалары тупланган каналлар да шактый.

  • Мәсәлән, "Татарча видеолар" каналына 75,1 мең кеше язылган. Иң популяр видео — татарча ретро-җырлар тупланмасы, аны миллионга якын кеше караган.
  • Башкортча һәм татарча музыка: 12,4 мең язылучы, иң соңгы видео ике атна элек куелган.
  • Татарский чарт: ай саен диярлек каналда топ-10 дигән татар эстрадасы клиплары тупланмасы барлыкка килә. Каналга 1,7 мең кеше язылган, видеоларны 262 мең тапкыр караганнар.
  • "Минем яраткан татар телем" каналында эстрада яңалыклары, йолдызлар белән әңгәмәләр табарга була. Соңгы видео өстәлгәнгә инде ун ай булган: Илфат Фәйзрахмановның "Без кардәшләребезгә ут ачабыз" дигән монологын нибары 275 кеше караган.
  • Зур баян: 56 мең язылучысы булган бу каналда эстрада вәкилләренә бәйле яңалыкларны карап барырга була.
  • Ә менә бу каналны иң концептуаль канал дияргә буладыр: татарча видеокассеталарны дигитальләштергән автор үз каналын "яшьлекне мәңге истә калдыру өчен" дип тасвирлаган.
  • Җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова каналы 2011 елда теркәлгән. Хәзерге вакытта каналда 74,1 мең язылучы. Каналда даими рәвештә җырчының музыкаль клиплары чыгып килә. Гомуми караулар саны — 16,5 млн.
  • Мәскәүдә иҗат итүче җырчы Марат Яруллин каналында аның яңа клиплары чыгып бара. Канал ачылганнан бирле узган биш елда җырчының җанатарлары аның иҗат үсешен, зәвыгы үзгәрүен күзәтеп бара.

АЛЬТЕРНАТИВ МУЗЫКА

  • Иттифак: Иттифак төркеме каналына нибары ике ел һәм андагы видеоларны нибары ун мең кеше караган. Юкса, видеолар да, плейлистлар да яңартылып тора.
  • Yummy music каналында, яңа релизлардан бигрәк, музыкаль фестивальләр яктыртыла. Шулай ук, Милли китапханә белән берлектә эшләнгән "Татарча тираж" әдәби-музыкаль проекты да игътибарга лаек.
  • Усал, Juna, Zarina һәм Gauga һәм башка музыкантларның яңа релизларын музыкантларның үз каналларында табарга була.
  • Музыкант Рәдиф Кашәфев һәм qaynar каналы: музыкаль проектлардан башка каналда музыкантның журналистик материалларын, видеоинтервьюларын күрергә була.

ТВ / РАДИО:

  • TMTV каналында бүген 150 мең язылучы бар. Көн саен яңа клиплар, йолдызлар белән интервьюлар, тапшырулар чыга. Кыска видео форматын да үзләштергәннәр.
  • ТНВ (Яңа Гасыр) телеканалының видеоплатформасы сайтындагы форматыннан аерылмый диярлек: тапшырулар архивы, яңалыклар.
  • Татар радиосы видеоканалы: биредә тапшырулар язмасы да, музыкаль клиплар да, аудиокитаплар да, радионың офлайн-чараларының видеолары да бар.

ЮМОР

  • "Стендапханә": "сыйфатлы, чын стендап" дип аталучы бу тапшыруларны шимбә саен ТНВда да карарга була.
  • "Шалт, Мөхәммәтҗан" — бусы да татарча стендап, татар ШТК лигасының күптән түгел барлыкка килгән проекты. TMTV каналында хәзерге вакытта проектның өч чыгарылышын карап була.

ТЕАТР

  • Үзизоляция вакытында беренчеләрдән булып онлайн спектакльләр форматын булдырган Камал театры каналында театрның үз видеосәхифәләре, яңа проектлары барлыкка килеп тора. Каналга 12 меңгә якын кеше язылган.
  • Тинчурин театры каналында язылучылар саны ун мәртәбә азрак, әмма ул эчтәлек ягыннан калышмый: каналда элек уйналган спектакльләр видеоархивы тупланган, шул ук вакытта канал театр хакындагы яңалыклар белән таныштырып бара.
  • Кариев театры каналында режиссерлар һәм актерлар белән әңгәмәләр, тамашачылар фикерен, театрда узучы фестивальләрнең видеоларын табарга була.

YouTube томаланган очракта, бик аяныч булачак — татарча контент тарала гына башлаган тагын бер платформа юкка чыгачак дигән сүз. Бу татар телендә (һәм башка милли телләрдә) популяр визуаль форматтагы контентның үсүдән туктавына китерергә мүмкин.

YouTube — видеоязмалар хостингы, видеоязмалар карау мөмкинлеген бирүче веб-сайт. 2005 елның февралендә булдырылган.

Кулланучылар анда төрле видеоязмалар йөкли, карый һәм алар турында фикер калдыра ала. Гадилеге һәм куллану уңайлыгы аркасында дөньяда иң популяр видеохостинг булып тора.

Mediascope WEB-Index мәгълүматына күрә, YouTube - Рунетта да иң алдынгы платформаларның берсе. Ай саен 80 миллионнан артык русияле YouTube видеоларын карый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG