Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар активисты Эльмаз Акимованың өенә Русия полициясе хезмәткәре килгән 


Эльмаз Акимова
Эльмаз Акимова

Кыз әйтүенчә, соңгы өч атна эчендә бу – икенче тапкыр килүләре. Ул берничә көн элек кенә аннексияләнгән Кырымнан вакытлыча күчеп китәргә мәҗбүр булуын искәртә. 

Кырымтатар активисты Эльмаз Акимова аннексияләнгән Кырымдагы өенә, әниләре янына янә Русия куәт оешмасыннан килүләрен хәбәр итте, дип яза Крым.Реалии.

"Бүген (18 гыйнварда – ред.) кичке сәгать алтылар тирәсендә өйгә кабат тәртип саклау оешмасы хезмәткәре килгән. Бу юлы үзе генә. Соңгы өч атна эчендә бу – икенче мәртәбә килүләре. Кабат бернинди "кисәтүләрсез". Әти-әнигә үзен полиция капитаны дип таныштырган. Минем белән әңгәмә корырга дип килгән. Нинди темага булуын белмим. Берничә көн элек адвокатлар, туганнар, якын дуслар киңәше белән мин вакытлыча Кырымнан китәргә мәҗбүр булдым. Якында кабат өйгә, Кырымга кайтырмын дип өметләнәм", дип хәбәр иткән ул.

2022 елның декабрь ахырында Эльмаз Акимова өенә Русиянең экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәре белән участок полициясе килүен хәбәр иткән булган. Ул чакта да аңа кисәтү тапшырмаганнар. Ни өчен килүләрен сорагач, кызга "җитәкчелек кайбер кешеләрнең яшәү урынын тикшерергә боерык бирде", дип җаваплаганнар диелә.

2018 елда Элмаз Акимова Бакчасарайдагы Хан сараен яклап, ялгыз пикет уздырган иде. Ул "Хан сараеннан кулларыгызны алыгыз", дигән шигар тотып торды. Аны Русия полициясе тоткарлады.

2020 елда аңа куәт оешмалары вәкилләре "канун бозарга ярамавы" турында кисәтү биргән иде.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутаруның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG