Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда кырымтатарларны эзәрлекләү Херсон өлкәсенә кадәр җәелде


Акмәчеттә кырымтатарларны тоткарлау, архив фотосы

2022 ел дәвамында Кырымда кырымтатарларны тоткарлау, төрмәгә утырту, эзәрлекләүләр тукталмады. Русиянең Украинага каршы сугышы бу гамәлләргә яңа этәргеч бирде. Кырымтатарлар яңа оккупацияләнгән җирләрдә дә эзәрлекләнә башлады.

Моңарчы кырымтатарлар нигездә Кырымда эзәрлекләнгән булса, Русия гаскәрләре Херсон, Запорожье өлкәләрен басып алганнан соң, анда яшәүче кырымтатарлар да эзәрлекләнә башлады.

Акмәчет мәхкәмәсе оккупацияләнгән Херсон өлкәсендә яшәүче Рустем Гугурикны кырымтатар батальонына ярдәм итте дигән гәепләү белән 8,5 елга, Русия хәрбиләре урлаган Айдер Умеровны 5 елга кырыс режимлы колониягә хөкем итте.

17 октябрьдә Кырымдагы Русия мәхкәмәсе Херсонда яшәүче Артур Меметшаевны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Болар әле билгеле булган очраклар.

Русия мәхкәмәсе Номан Челебиджихан исемендәге кырымтатар батальоны оештыручысы дип саналган, АТР бәйсез кырымтатар телеканалы хуҗасы, Киевта яшәүче Ленур Ислямовны читтән торып 18 елга ирегеннән мәхрүм итеп, 1 млрд сумлык акчалата җаза бирү карары чыгарган иде.

2022 елда Русиянең Югары мәхкәмәсе Номан Челебиджихан исемендәге кырымтатар ихтыяри батальонын террорчы оешма дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыю турында карар чыгарды. "Кырым SOS" оешмасы аналитигы Евгений Ярошенко белдерүенчә, Кырымны яулап алган елларда Челебиджихан исемендәге кырымтатар батальонында катнашкан өчен барлыгы 13 кешегә җәмгысе 93 елга иректән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарылган.

Русия гаскәрләре Херсон өлкәсенә бәреп кергән соң, андагы кырымтатарлар тормышы да нык үзгәрде. Кырым-Украина чигендә урнашкан Новоалексеевка авылында яшәүче кырымтатарларның йортларында төнтүләр уздырылу, ирләрне башларына кара капчыклар кидереп кыйнау турында хәбәрләр килә башлады.

Русиянең Херсон өлкәсенә һөҗүменнән соң Новоалексеевка авылында яшәүче кырымтатарларның яртысы авылдан чыгып китергә мәҗбүр булды. 2022 ел алар өчен кабат мәҗбүри сөрген, утыртулар, тоткарлаулар белән билгеләнде.

Кырымда кырымтатарлар Русиянең төп корбаны булып кала

"Кырым SOS" оешмасы аналитигы Евгений Ярошенко белдерүенчә, Русиянең Украинага һөҗүме башланганнан соң, Кырымда сәяси мотивацияле эзәрлекләү корбаннарына барлыгы 45 хөкем карары чыгарылган.

— 2022 елның 24 февраленнән Русия һәм оккупация мәхкәмәләре Кырымда сәяси мотивацияле эзәрлекләү корбаннарына — барлыгы 45 кешегә хөкем карары чыгарды. Бу сәяси мотивацияле эзәрлекләү корбаннарына чыгарылган барлык хөкемнәрнең 35%ка якынын тәшкил итә, ди Ярошенко.

Бу кешеләрнең нигездә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына яки Номан Челебиджихан исемендәге ихтыяри батальонга катнашы булуда гаепләнгәне аларның күпчелеге кырымтатар булуына ишарә итә.

Русиянең Дондагы Ростов шәһәрендә урнашкан Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе "кырым мөселманнары эшендә" тагын биш кеше: Осман Арифмеметов, Руслан Сөләйманов һәм Рөстәм Шейхалиевны 14 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Яшәр Муединов һәм Энвер Аметовны 13 елга утырту турында карар чыгардылар. Болар 2022 елда бу маддә нигезендә утыртылган кырымтатарларның кечкенә генә бер өлеше.

2022 елда хөкем ителгәннәр арасында "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына яки Номан Челебиджихан исемендәге кырымтатар батальонына кагылышы булмаганнар да бар. 16 мартта Кырымдагы кеше хокуклары төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров өендә төнтү узды, ул 15 тәүлеккә сак астына алынды. Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Заир Смедляевны "Русия армиясен дискредитацияләү" дә гаепләп мәхкәмә 40 мең сумга штрафка тартты.

2022 елның 21 сентябрендә Кырымның Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесе (Русиядә тыелган оешма ред.) рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелялга 17 ел кырыс тәртипле колония, 700 мең сум штраф, иреккә чыккач 1,5 елга иреген чикләү җәзасы бирелде.

Шулай ук бу эш кысаларында абыйлы-энеле Асан һәм Азиз Ахтемовларны 15-13 елга кырыс тәртипле колония, 500әр мең сум штраф һәм иреккә чыкканнан соң да берешәр елга ирекләрен чикләү каралган хөкем чыгарылды.

Нариман Джелялны җазалауны сәясмәннәр, журналистлар аның Кырымны азат итү максатында Киевта узган "Кырым платформасында" катнашуы, шуның өчен Мәскәүнең үч алуы белән бәйлиләр.

2022 елда Загреба узган "Крым платформасы" саммитында Нариман Джелял хакында документаль фильм күрсәтелде.

"Кырымда төрмәгә утыртылганнарның гомуми мөддәте 1139 ел тәшкил итә"

"Кырым SOS" оешмасы аналитигы Евгений Ярошенко белдерүенчә, Кырымда сәяси мотивацияле эзәрлекләү корбаннарына чыгарылган хөкемнәрнең гомуми озынлыгы 1339 ел тәшкил итә.

Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Эмине Джеппар исә, хәзерге вакытта Русиядә Украинаның 140тан артык ватандашы канунсыз рәвештә, сәяси гаепләүләр белән кулга алынган килеш кала бирә, аларның саны артуы дәвам итә, дип белдерде.

"Басып алынган Кырымда 2017-2022 елларда 7911 кеше хокукларын бозу очрагы теркәлгән, шуларның 5613е – кырымтатарларының төп халкы вәкилләренә карата" ди "Кырым ресурс үзәге" җитәкчесе Эскендер Бариев.

24 февральдә Русиянең Украинага каршы башлаган сугышыннан соң, Кырымда укытучыларны да Русиянең кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә эзәрлекләү башланды.

Сугышка протест белдерүче кырымтатар Азиз Фейзуллаев Молотов коктейле белән Ички (Совет) районы Пушкин авылы шурасын яндырган өчен 3 елга хөкем ителде.

Кырымда Русиянең кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә 2022 елда 200дән артык административ җаза карары чыгарылган. Алар арасында 100 мең сумлык штрафлар да бар.

Фронт Кырымга якынлашкан саен сүз иреген кысу, эзәрлекләүләр дә арта барачагын кузалларга мөмкин.

Сентябрь аенда Европа шурасының парламент ассамблеясының җиде иленең 27 вәкиле Украина Югары Радасының "Украинаның басып алынган җирләрендә кырымтатарларны озак сәяси эзәрлекләү" хакында декларациясен хуплады. Алар арасында Эстония, Латвия, Германия, Дания, Азәрбайҗан һәм Польша бар.

2022 елда "Кырым платформасы"ның икенче утырышы Загребта (Хорватия) парламент ассамблеяләре, халыкара оешмалар, АКШ, Хорватия, Британия, Латвия, Эстония, Литва, Чехия, Польша, Германия, Төркия, Швеция, Канада, Япония, шулай ук Көньяк Америка, Африка һәм Азия илләре вәкилләрен җыйды.

"Хәрби җиңү безнең территорияләрне генә түгел, кешеләрне дә азат итәчәк", диде бу саммитта катнашкан Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Эмине Джеппар.

Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү

  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
  • Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
  • Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
  • 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

2022 нәтиҗәләре

XS
SM
MD
LG