Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар сәясәтчесе Нариман Джелял 17 ел колониягә хөкем ителде


Нариман Джелял
Нариман Джелял

Шулай ук аңа 700 мең сум штраф салганнар. Асан Әхтәмовны – 15 елга, Азиз Әхтәмовны 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткәннәр, аларга 500әр мең сум штраф салынган.

21 сентябрьдә аннексияләнгән Кырымның Русиягә буйсынучы Югары мәхкәмәсе "газ үткәргечтә диверсия" эшендә гаепләнүчеләргә – Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы, сәясәтче һәм активист Нариман Джелялга һәм абыйлы-энеле Азиз белән Асан Әхтәмовларга хөкем карары чыгарган. Бу хакта Крым.Реалии хәбәр итә.

Нариман Джелялга 17 ел кырыс тәртипле колония, 700 мең сум штраф, иреккә чыккач 1,5 елга иреген чикләү җәзасы бирелгән.

Асан Әхтәмовны – 15 елга, Азиз Әхтәмовны 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткәннәр, аларга 500 әр мең сум штраф салынган. Иреккә чыкканнан соң да берешәр елга ирекләрен чикләү каралган.

Русия гаепләве Нариман Джелялга, Асан һәм Азиз Әхтәмовларга 15әр ел колония сораган иде.

Узган ел сентябрь башында Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентү уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Нариман Джелял шуларның берсе иде. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газ үткәргечкә зыян салуда гаепләделәр.

ФСБ фаразына күрә, август ахырында украина күзләве кушуы белән кырымтатарлар "Крымгазсети" оешмасының газ үткәргечен шартлаткан. Шул ук вакытта газ оешмасының мөдире Сергей Тарасов газ җибәрүдә тоткарлыклар булмады дигән иде.

Белешмә: Нариман Джелял

Нариман Джелял – Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы, сәясәтче һәм активист.

1980 елда Үзбәкстанда туган. 1980нче еллар ахырында гаиләсе белән Кырымга кайта, Джанкойдагы мәктәптә укый. ATR телеканалында алып баручы, "Авдет" газетында хәбәрче булып эшли һәм Акмәчет халыкара мәктәбендә тарих һәм хокук белеме укыта.

2013 елдан алып Кырым аннексиясеннән соң Русия хакимияте Мәҗлес эшчәнлеген тыйганчыга кадәр аның рәисе урынбасары, мәгълүмати-аналитик бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли.

2018 елның ноябрендә Русиянең ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

2022 елның 21 сентябрендә 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.

  • 2014 елның маенда Нариман Джелял "Русия хакимияте белән диалог мөмкин түгеллеген аңладык", дип белдерде.
  • 2015 елның 27 мартында Русиянең куәт оешмалары Акмәчет районы Бейтаныш авылында Нариман Джелял йортында тентү үткәрде. Джелялне "26 февраль эше" нигезендә сорау алуга чакырдылар. Ул биш сәгать тирәсе дәвам итте.
  • 2018 елның ноябрендә Русия ФСБ хезмәткәрләре Нариман Джелялне тоткарлады. Ул ФСБ хезмәткәрләре игътибарын Корылтай йөз еллыгына әзерләнгән тәңкәләр, Кырымның аннексиясе турындагы китап, Кырымтатар корылтае конференциясеннән калган блокнотлар җәлеп итүе турында сөйләде. Моннан тыш алар Джелялнең телефонын һәм аның телефондагы элемтәләрен тикшергән.
  • Нариман Джелял "Веджие Кашка эше" фигурантларына актив теләктәшлек күрсәтеп килде, "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе җыелышларында катнашты.
  • 2020 елның сентябрендә Украина президенты офисы җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Трофимов Нариман Джелялгә "Хезмәтләре өчен" III дәрәҗә ордены тапшырды.
  • 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Мәҗлес* әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза. Кырым татарларының күбесе Кырымны Русиягә кушуларына каршы чыккан иде.
  • Хәзерге вакытка йөздән артык кырымтатар колонияләрдә, яки тикшерү изоляторларында тотыла. Күп очракта аларны экстремизмда гаеплиләр.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG