Accessibility links

Кырымда Украинадагы сугышка каршы сүз әйтергә ярамый


Русиянең Украинага каршы сугышын Кырымда сугыш дип атарга ярамый. Бюджет оешмаларында эшләүчеләрне сугышны якларга өндиләр.

"Намус" кырымтатар аксакаллары шурасы рәисе, 91 яшьлек Дильшад Ильясов "Без махсус операцияне якламыйбыз дип әйтә алмыйбыз, андый сүзне ычкындырсак, безне оешма буларак юк итергә тырышачаклар. Шуңа күрә без сугыш, үлемнең нәрсә икәнен беләбез дигән белдерү ясадык" ди.

Дильшад Ильясов
Дильшад Ильясов

— Без сугышны күргән кешеләр, сугыш башланган урында башлана, ләкин ул өстәл башында утырып килешү имзалап тәмамлана. Ике як бер фикергә килеп, сугышны туктатырга тиеш, дип белдерү ясадык. Чөнки сугышлар беркайчан да халыкка яхшылык китермәде. Кемдер баласын 20 яшенә кадәр үстереп, ул сугышта һәлак булганнан соң, аңа медаль, орден бирү кемгә кирәк? Беркемгә дә кирәкми. "Үт төшкән урынны яндыра" дигән аталар сүзе бар. Кемнеңдер баласы һәлак булганнан соң, "кирәкме сезгә ул каһарманлык?" дип баласын сугышка озаткан кешеләрдән сорарга кирәк. Анда без кеше үтермибез, без техниканы гына юк итәбез дип сөйлиләр, ләкин техниканың башында кешеләр утыра бит. Кем генә булмасын, нацистмы ул, фашистмы, неофашистмы — ул бит кемнеңдер баласы. Адәм баласын үтерергә беркемнең дә хакы юк.

Сугышка кагылышлы постлар өчен җазаланучылар да Кырымда шактый.

Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляевны фейсбукта "Дөнья геноцидны махсус операциядән аера башласын өчен, тагын күпме сивил кеше, хатын-кызлар һәм яңа туган балалар һәлак булырга тиеш?" дигән постында Курман районы мәхкәмәсе Русиянең кораллы көчләрен дискредитацияләүне күреп аңа 40 мең сум күләмендә административ штраф билгели, аны ике тәүлеккә тоткарлау карары чыгара. 24 май Кырым Югары мәхкәмәсе бу карарны үз көчендә калдырды.

Джанкой шәһәренең 8нче мәктәбендә тәнәфестә укучылар Украинада нацизм, фашизм турында сөйләшкәндә география укытучысы Сусанна Безазиева алар янына килеп "Кызлар, ә сез беләсезме, нәрсә ул нацизм һәм фашизм? Украинада кешеләр үз йортларын яклый, үз иреге, бәйсезлеге өчен көрәшә" дип әйтә. Бер укучы кыз "украиннар безгә һөҗүм итәргә җыенган бит" дигәч, укытучы "Кырымда сугыш юк, безне бомбаламыйлар, безне үтермиләр. Ә менә Украинада тыныч халык, балалар үлә, һәм бу — зур хәсрәт" дигән. Укытучының бу сүзләрен укучылар әти-әниләренә, ә алар — мәктәп мөдиренә җиткергән, гариза язганнар, полиция мәктәпкә килеп укытучыны алып киткән, хәзер тикшерү бара. Мәктәп мөдире чакыртып сөйләшкәннән соң укытучы гариза язып эшеннән китергә мәҗбүр булган.

Украинадагы сугышта һәлак булган Кырым егетләренең саны арта барса да, Кырымның җирле телеканалларында сугышны, президентның карарын яклаган чыгышлар, видеороликлар туктаусыз күрсәтелә. Бу эшкә кырымтатарларны да җигәләр. Акмәчеттә депутатлар һәм түрәләр җыенында катнашкан Кизләү шәһәре депутаты Эльдар Ибрагимов Мәскәү акчасына оештырылган, эфирга Z хәрефе белән чыга башлаган "Милләт" телеканалында "Без күрәбез, безнең сайлаучылар президентыбызны һәм илебезнең бердәмлеген яклый" дип сөйли.

Җирле түрәләр, депутатларның бюджет оешмаларында эшләүче кырымтатарларны сугышны якларга өндәүләрен "Миллет" каналы даими күрсәтеп тора. Сугышны яклаучылар арасында Эйваз Умеров узенең комментарлары һәм активлыгы белән аерым урын алып тора.

Русиянең дәүләт карамагындагы медиасы аның сүзләрен китергәндә аны "кырымтатар милли–мәдәни автономиясе рәисе" дип тәкъдим итә, әмма бу оешманың инде гамәлдән чыгарылганын әйтеп тормый. Күрәсең, Мәскәү тарафлы медиа кырымтатарлар арасында бернинди дәрәҗәсе булмаган бу кешене гамәлдә булмаган оешманың "рәисе" итеп күрсәтеп абруен күтәрергә тырыша.

Күптән түгел Русия медиасы "Кырымтатарлар Русиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә ихтыяри буларак катнашырга әзер, бу хакта кырымтатар милли-мәдәни автономиясе башлыгы Эйваз Умеров хәбәр итте", дип язып чыкты.

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров исә "Украинадагы сугышның Кырымны Русия илбасарларыннан азат итү һәм анда Украинаның суверенитетын торгызу белән тәмамланачагы һәркемгә билгеле. Бу турыда җирле коллаборантлар да белә" дигән белдерү ясады.

Киевтан хәрәкәт итүче Мәҗлес 24 майда сугыш башланга өч ай тулу уңаеннан Херсон, Запорожье өлкәләрендә вакытлыча оккупациядә яшәгәннәргә мөрәҗәгать белән чыкты. Бу өлкәләрдә Русия оккупантлары тарафыннан кылынган массакүләм репрессияләр һәм эзәрлекләүләр анда яшәүче кешеләрне куркыту өчен эшләнә. Моңа каршы тору өчен бу җинаятьләр хакында оккупацияләнгән Кырымдагы кебек бәян итеп тору мөһим диелә мөрәҗәгатьтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG