Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү үзәгендә Русия саклану министрлыгы бинасы түбәсенә һава һөҗүменә каршы “Панцирь-С1” комплексы урнаштырганнар 


Русиянең җимерелгән "Панцирь" системы. Украина, 2022 елның 18 декабре
Русиянең җимерелгән "Панцирь" системы. Украина, 2022 елның 18 декабре

Моңарчы  Мәскәүнең берничә районына С-400 системнары куйганнар иде. Алар Мәскәү янындагы Щелково шәһәре хәрби һава аланын сакларга мөмкин, дип фаразладылар. 

Мәскәүдә Русия саклану министрлыгы бинасы түбәсенә һава һөҗүменә каршы "Панцирь-С1" комплексы урнаштырганнар, дип яза Twitter сәхифәсендә OSINT-аналитик Майкл Боровиц.

Саклану министрлыгы түбәсенә урнаштырылган җайланманың "Панцирь-С1" булуын тагын бер OSINT-аналитик Оливер Александер да раслады.

Соңрак "Moscow Calling" Telegram-каналы Мәскәүнең Тетерински тыкрыгындагы хакимият бинасы түбәсенә дә тагын бер "Панцирь-С1" ракет зенит комплексы куюларын хәбәр итте.

Әлегә Русия саклану министрлыгы да, Мәскәү хакимиятләре дә моның белән бәйле фикер белдермәде.

Атна башында Мәскәүнең берничә районына һава һөҗүменнән саклану комплекслары куелуы билгеле булды.

Дәлил буларак медиа чаралары Мәскәүдә урнаштырылган хәрби техниканың фотоларын чыгарды, аларны шәһәрдә яшәүчеләр төшереп алган диелде. С-400ләр Мәскәү янындагы Щелково шәһәре хәрби һава аланын сакларга мөмкин, дип фаразлана.

• Узган елның декабрь башында Русиянең Рязань һәм Сарытау өлкәләрендәге хәрби һава аланнарына пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Нәтиҗәдә Русиянең берничә хәрбие һәлак булды.

• Русия очкычлары бу хәрби һава аланнарыннан очып китеп, Украинаның сивил инфраструктурасын утка тота. Үз хәрби һава аланнарына булган һөҗүмне Русия саклану министрлыгы теракт дип атады. Шулай ук министрлыкта һөҗүмнәр украин пилотсыз очкычлары белән ясалды дип белдерделәр.

• Украина хакимиятләре моңа катнашы булуын рәсми расламады.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG