Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада яшәүче хатын-кызлар эштә җенси бәйләнүләргә еш зарлана башлаган 


Архив фотосы
Архив фотосы

Хатын-кызларның 7 процентына җитәкчеләре, 13 процентына хезмәттәшләре бәйләнгән диелә. Ир-атлар арасында да җитәкчеләре һәм хезмәттәшләре тарафыннан җенси агрессиягә дучар булучылар бар.  

Уфада яшәүче хатын-кызлар эштә җенси бәйләнүләргә еш зарлана башлаган, дип хәбәр итә "Аспекты", Superjob эш эзләү сервисы мәгълүматларына таянып.

Superjob Уфаның эшләү тәҗрибәсе булган, эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр арасында сораштыру уздырган.

Сораштыруда катнашкан уфаларның 4 проценты җитәкчелек тарафыннан, 10 проценты – хезмәттәшләре ягыннан җенси бәйләнүләргә дучар булуын таныган.
Хатын-кызларның 7 процентына җитәкчеләре, 13 процентына хезмәттәшләре бәйләнгән. Ә ир-атлар арасында җитәкчеләре тарафыннан – 2 процент, хезмәттәшләре ягыннан – 6 процент кеше җенси агрессия күргән.
Ике ел ярым элек, коронавирус пандемиясе чорында өйдән торып эшләгәндә, хезмәт коллективларында җенси бәйләнүләр бөтен Русия күләмендә әзрәк булган, диелә тикшеренүдә.

• Шул ук вакытта 2021 елның ноябрендә чыгарган хисабында БМО "коронавирус пандемиясендә хатын-кызларга карата көндәлек тормышта көч кулланулар арткан" дип белдерде. Сораштыруда дөньядагы һәр дүртенче хатын-кызның гаиләсендә кыерсытылуы әйтелде. Аларга партнерлары яки гаиләләренең башка әгъзалары җенси һәм физик көч куллана, диелде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG