Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизацияләнгән ирне туганнары янына кайтып килүе өчен 1,3 елга колониягә хөкем иткәннәр 


Октябрь ахырында Мальсагов хәрби җитәкчеләрен кисәтми генә туганнарының хәлен белү өчен хәрби бүлекчәсеннән киткән, тик ике атнадан кире килгән. 

Нальчиктагы мәхкәмә хәрби Тархан Мальсаговны мобилизация чорында үзбелдекләнеп хәрби бүлекчәне калдырып китүдә гаепле дип табып, бер ел да өч айга ирегеннән мәхрүм иткән.

Тикшерү фаразынча, октябрь ахырында Мальсагов хәрби җитәкчеләрен кисәтми генә туганнарының хәлен белү өчен хәрби бүлекчәсеннән киткән. Шул ук вакытта, ул ике атнадан соң үзе кире кайткан, чөнки "гаскәрдә хезмәт итүдән качу нияте" булмаган. Ир мәхкәмәдә гаебен танып, үкенү белдергән һәм хөкем карарын "йомшартырдай сәбәпләр" - Мальсаговның даими рәвештә туганнарына ярдәм итеп торуы исәпкә алынган диелә.
Нальчик гарнизоны хәрби мәхкәмәсе тагын бер хәрбине – Умар Саутиевны бер ел колониягә хөкем иткән иде. Аны да шул ук маддә нигезендә гаепле дип таптылар. Эш материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче "туганнары белән ял итү өчен" хәрби бүлекчәсен калдырган булган.

• Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны үзбелдекләнеп калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.

• Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.

• Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.

• Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG