Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полигонда "онытылып калган" мобилизацияләнгән иргә каршы җинаять эше ачканнар


Казан янындагы полигон
Казан янындагы полигон

Аны "дезертирлык"та гаеплиләр. "Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган. 

Казанда 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачканнар, дип яза "Реальное время" ирнең туганнарына сылтама белән.

Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар.

Туганнары әйтүенчә, Рәсим Габделхаков хәрби күзләүдә хезмәт иткән, "повестка" алу өчен хәрби комиссариатка үзе барган һәм аны шул көнне үк хәрби җыен пунктына алып киткәннәр.

Көннәрнең берендә солдатлар йомышларын үтәү өчен урманга киткән, ә Габделхаков алардан артта калып, адашкан. Башкалар ансыз гына китеп барган диелә.

Соңрак автоматын полигонда яшереп калдырып, Казанга таба китеп баручы Габделхаковны хәрбиләр табып алган. Башта аны дезертирлыкта гаепләмәделәр, әмма соңрак корал белән качып китүдә гаепләделәр, дип сөйләгән ирнең туганы.

10 ноябрьдә җирле медиа чаралары "кулына корал тотып, танк училищесы полигоныннан качкан дезертир" турында мәгълүмат тараткач, Үзәк хәрби бүлгенең матбугат хезмәте моны кире каккан иде, дип искәртә басма.

  • 26 октябрьдә Русиядә мобилизация вакытында үзбелдеклеге белән хәрби бүлекчәне калдырып китү турында беренче җинаять эше ачылуы билгеле булган иде. Улан-Удэда яшәүче ир хәрби җитәкчесенә "Бернинди Украинага да бармыйм, бернинди украиннарга да атмыйм", дигән. Шуннан соң аңа үтерү һәм җинаять җаваплылыгы белән яный башлаганнар, ул коймадагы тишектән чыгып качкан диелә.
  • Элегрәк Азатлык Казанда мобилизацияләнгәннәрнең кача башлавы турында язды, безнең чыганак "аларны эзлиләр, әмма таба алмыйлар", дип сөйләгән иде.
  • Мобилизацияләнгәннәрне Казанның өч урынында: Казан танк училищесында, шул училищеның полигонындагы чатырлы лагерда, Kazan Expo күргәзмә үзәге павильоннарында тупладылар.
  • 4 ноябрьдә Казанда җыелган мобилизацияләнүчеләр канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG