Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мобилизация вакытында үзбелдекләнеп хәрби бүлекчәне калдырып китү турында беренче җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мобилизацияләнеп Бурятиядәге хәрби бүлекчәгә китерелгән ир җитәкчесенә “Бернинди Украинага да бармыйм, бернинди украиннарга да атмыйм”, дигән. Аңа җинаять җаваплылыгы һәм үтерү белән яный башлагач, коймадагы тишектән качып киткән диелә. Ирне таба алмаганнар.

Улан-Удэда Якутиядә яшәүче ир-атка каршы "мобилизация чорында хәрби хезмәт узучының хәрби бүлекчәне калдырып китүе" маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 337 маддәсе, 2.1 өлеше) җинаять эше ачылган. Бу хакта "Агора" хокук яклау оешмасы җитзкчесе Павел Чиков хәбәр итә.

Җинаять эше ачу турындагы карардан күренгәнчә, 23 сентябрьдә мобилизацияләнгән кече сержантны Бурятиядәге хәрби бүлекчәгә китергәннәр, ә җиде көн узгач ул "хәрби хезмәт бурычларын башкарудан вакытлыча качу максаты белән бүлекчәне калдырып киткән". Шулай ук документта әйтелгәнчә, ирнең хәзер кайда булуын ачыклый алмаганнар.

Ул хәрби җитәкчесенә "Бернинди Украинага да бармыйм, бернинди украиннарга да атмыйм", дигән, дип яза Чиков. Иргә үтерү һәм җинаять җаваплылыгы белән яный башлаганнар, шуннан соң ул коймадагы тишектән чыгып качкан диелә.

Җинаять кодексының 337 маддәсенең 2.1 өлеше быел 24 сентябрьдә барлыкка килде. Ул биш елга кадәр колония бирүне күз уңында тота.

Мобилизацияләнгәннәрнең Казанда да кача башлавы билгеле. Азатлыкка чыганагы "аларны эзлиләр, әмма таба алмыйлар", дип сөйләгән иде.

Күптән түгел "Медиазона" октябрь уртасына Башкортстаннан кимендә 15,1 мең, Татарстаннан 12,4 мең кешене мобилизацияләгәннәр дип хәбәр итте.

Кайбер төбәкләрдән, шул исәптән Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәр дә Украинадагы сугышка инде җибәрелде. Һәлак булучылар турында да хәбәрләр бар. Мәсәлән, узган атнада Мәскәүдән чакырылган IT-белгеч Тимур Измайловның сугышта үлүе билгеле булды. IT-белгеч буларак аны Үзәк банк мобилизациядән кичектерелеп торучылар исемлегенә керткән, ләкин ул исемлек хәрби комиссариатларга барып җитмәгән. Измайловны 23 сентябрьдә алып киткәннәр, 5 октябрьдә сугышка кертелгән, 7 октябрьдә һәлак булган.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG