Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиазона: октябрь уртасына Башкортстаннан кимендә 15,1 мең, Татарстаннан 12,4 мең кешене мобилизацияләгәннәр


Басма уздырган тикшеренү фаразларына күрә, Русиядән бу вакыт эчендә 492 мең кешене мобилизацияләгән булулары мөмкин. Мобилизация игълан ителгәндә илнең саклану министры Сергей Шойгу 300 мең кеше алыначагын әйткән иде.

Русиядә октябрь уртасына 492 мең кешене мобилизацияләгәннәр. Шуларның 15,1 меңе – Башкортстаннан, 12,4 меңе – Татарстаннан. Бу хакта "Медиазона" хезмәткәрләре уздырган тикшеренүдә әйтелә.

Бу тикшеренүне Русиядә туй уздыручылар саны нык арту белән бәйле рәвештә уздырганнар.

"21 сентябрьдә хәрби комиссариатлар ир-атларга сугышка чакыру кәгазьләре җибәрә башлагач, бөтен ил ЗАГСларында ажиотаж башланды. Мобилизацияләнгәннәр фронтка киткәнче мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә тырыша, дистәләгән төбәк медиалары туйлар артуы турында репортажлар чыгарды. Мобилизация игълан ителгәч никахларын теркәүчеләр саны артуы Бурятия мисалында аеруча ачык күренә. 1 сентябрьдән 21енә кадәр Бурятиядә ЗАГСлар атнасына уртача 83 никах теркәгән булса, 21еннән соң аларның саны 662гә җиткән", ди басма.

"Медиазона" Татарстанга кагылышлы белешмәләрне дә китерә. Әйтик мобилизация башланганчы Татарстанда атнасына уртача 645 никах теркәлгән булса, сугышка алу башлангач 800гә кадәр арткан.

"ЗАГСлардан алынган мәгълүматны Росстат белешмәләре һәм халык исәбе белән чагыштырып, Русиядә октябрь уртасына кимендә 492 мең кешене мобилизацияләүләрен санап чыгардык", дип яза басма.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Азатлык ачык чыганаклардан Украинадагы сугышта һәлак булган татар һәм башкорт егетләренең исемлеген туплап бара. Анда Татарстаннан 160лап, Башкортстаннан 240тан артык кеше исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG