Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта Русиянең IT-белгече үлгән, ул мобилизацияләнмәскә тиеш булган


Тимур Измайлов
Тимур Измайлов

33 яшьлек Тимур Измайлов банкта мөһим вазифаларны башкаручыларның берсе булган, ул "Мир" системын кертү өчен җаваплы булган.

Украинага каршы сугышта мина аткыч һөҗүменә эләгеп "Райффайзен" банкы хезмәткәре Тимур Измайлов һәлак булган. "Бронь" бирелергә тиеш булса да, аны мобилизацияләп сугышка җибәргәннәр. Аның үлеме турында адвокаты Константин Ерохин хәбәр итте.

33 яшьлек Измайлов банкта мөһим вазифаларны башкаручыларның берсе булган, ул "Мир" системын кертү өчен җаваплы булган.

Измайловның туганнары аны хәрби комиссариатка мобилизация игълан ителгәнче өч көн алдан - 18 сентябрьдә чакыртуларын сөйли, иргә "документларыңа төгәллек кертәбез" дигәннәр.

Анда аңа 22 сентябрьдә үтәсе хәрби җыенга бару өчен чакыру кәгазе бирелгән. 23 сентябрьдә мобилизацияләгәннәр, 7 октябрьдә ул инде Украинадагы сугышка кертелгән, ә 13 октябрьдә һәлак булган.

Адвокаты Измайловны сугышка алу кичектерелергә тиеш иде, чөнки ул әһәмиятле банкның IT-белгече иде ди.

Элегрәк Русия саклану министрлыгы IT- белгечләр, элемтә операторлары хезмәткәрләре, медиа һәм банк эшчеләре мобилизациядән азат ителәчәк дигән иде.

Ерохин сүзләренчә, Измайловны кайтарырга тырышып, ул 7 шикаять җибәргән, медиада сөйләгән, ләкин файдасы булмаган.

Аның мәгълүматынча, Үзәк банк мобилизацияләнүләре кичектерү соралган IT-белгечләр исемлеген 28 сентябрьдә үк төзегән, ләкин ул хәрби комиссариатларга әлегәчә килеп җитмәгән.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG