Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мобилизацияләнгәннәр кача башлаган. Башкортстан егетенең чатырлы лагерьга сәяхәте


Казан танк училищесында сугышка әзерләнүчеләр
Казан танк училищесында сугышка әзерләнүчеләр

Татарстаннар белән бергә, Башкортстан, Чуашстаннан мобилизацияләнгәннәрнең дә бер өлеше, сугышка җибәрелгәнче, Казанда әзерлек үтә. Азатлык мобилизацияләнгән дусларын күрергә килгән башкортстанлы белән сөйләште.

Мобилизацияләнеп Казанда Украинага каршы сугышка әзерләнүче хәрбиләрне фронтка җибәрә башладылар. Kazan Expo-га тупланганнарны да 23 октябрьдә сугышка озаттылар.

Мобилизацияләнгәннәрне Казанның өч урынында: Казан танк училищесында, шул училищеның полигонындагы чатырлы лагерда, Kazan Expo күргәзмә үзәге павильоннарында тупладылар. Анда Башкорстаннан китерелгәннәр дә шактый. Алар янына туганнары, дуслары килеп йөри ала һәм киләләр дә. Мобилизация игълан ителгәннән бирле, Казанда тәүлеккә һәм айга фатир арендалауга ихтыяҗ арткан, бәяләре дә 15-25 процентка күтәрелгән. Фатирларын арендага бирүчеләрнең WhatsApp чатында "мобилизацияләнгән янына килүчеләр сорый" дигән игъланнар күп, ихтыяҗ артуны һәм бәя күтәрелүне риэлторлар шуның белән аңлата.

Башкортстаннан мобилизацияләнгән дусларын күрү өчен, Рәис (исеме үзгәртелде) Уфадан Казанга махсус килгән. Ул мобилизация башланган беренче көннәрдә үк үзен дә хәрби комиссариатка чакыруларын, әмма бармый калуын әйтә.

Башкорт теле өчен мәйданнарга чыккан, Куштауда бергә көрәшкән егетләр Путин өчен сугышка китә

— Мине дә шалтыратып чакырганнар иде, әмма бармадым. Минем кебекләр күп ул. Бер шалтырату белән үк военкоматка баручылар да күп. 2017 елның сентябрендә Башкорт теле өчен мәйданнарга бергә чыккан, Куштауда бергә көрәшеп йөргән егетләр бүген Путин өчен сугышка китеп бара, бик кызганыч. Мин аларга телефоннан сөйләшкәндә дә: "Эх, ник бардыгыз?" дип әйтәм дә, алар үзләре җавап итеп сорау куя: "Без нишли ала идек соң? Ун елга утыртып куярлар иде", диләр. "Беркем дә монда үз теләге белән килмәде", "анда күпме башкорт ирләре үлеп кала, монда ничек тыныч кына утыра алыйк", "качып йөрү ирләр эше түгел", дип җавап бирәләр. Бу хакта күп уйлыйм. Безнең милли лидерларыбыз шактый, алар гел язып, аңлатып тора. "Бу безнең сугыш түгел" дип ачыктан-ачык әйтәләр. Шуны да күрмиләрме? Әллә башкортлар сугышчы халык булганга, тыныч тормышта каннары кайныймы, нинди сугыш булса да, барыбер дип, шул агрессияне бушатырга китеп баралармы, дип уйланам. Күбесенең яшь балалары бар, алар кемгә кала дип уйлыйлар? Сугышта ничек булыр, үлсәм гаиләмә ни булыр, дип бер дә башларына кермиме? Мин моны аңламыйм, әмма нинди генә булсалар да, алар – үз башкортларым. Кайсы кире кайта, кайсы – юк, соңгы тапкыр булса да, барып күрәсем килде. Татарларны да күрәсем килә, алар да безнекеләр кебек үк уйлый микән? — ди Рәис.

Ул Танк училищесы полигонындагы чатырлы лагерьга барган. Башкортстаннан килгән һуманитар ярдәм белән бергә эчкә дә керә алган һәм андагы тормыш-көнкүрешне күреп кайткан.

— Бу полигон навигатор карталарында аерым билгеләр белән күрсәтелмәгән, шуңа табу кыенрак булды. Ул Оренбур тракты буйлап барганда, коммерцияле булмаган "Ромашка" бакчачылар иптәшлеге янәшәсендә генә урнашкан булып чыкты. Машина белән якын килеп булмый, тирә-якны хәрбиләр саклый. Дустыма шалтыратып чакыргач, ул контроль үткәрү пункты аша узып безнең янга чыкты. Алар аннан бер кыенлыксыз чыгып йөри ала. Кунарга урыннары булса, башка җирдә дә төн кунарга мөмкин. Дустым әйтүенчә, кемнәрнеңдер туганнары Казанда вакытлыча фатир яллап, булдыра алганча үз якыннары өчен азмы-күпме уңайлыклар да тудырган. Кемнәрдер саунага, кинога бара, шәһәргә иркенләп чыгып йөри. Шундый мөмкинлек булганда, ник анда ике меңнән артык кеше карусыз гына баш иеп утыра, нигә чыгып качмый, аңа да аптырыйм, — ди Рәис.

Шулай да, аның әйтүенчә, лагерьдан чыгып китеп, качучылар да булган. Аларны эзлиләр, әмма таба алмыйлар икән.

— Дустым белән сөйләшеп торганда аңа кемдер шалтыратып, Башкортстаннан мобилизацияләнүчеләргә ярдәм йөге тупланган машина килүен хәбәр итте. Капкага барып: "Шул йөк машинасы белән килдем, үзебезнең егетләргә ярдәм алып килдек", дидем дә, мине эчкә уздырдылар. Дустым торган чатырга киттек, — дип сөйли Рәис.

Аның әйтүенчә, биредә 70ләп чатырдан торган лагерь җәелгән. Һәр чатырда 25-30 кеше. Икешәр катлы ятакларда йоклыйлар, чатырлар утын ягып җылытыла. Көненә өч тапкыр ашаталар. Ашый торган урыннарын да күргән, анда утырырга урыннар юк, басып кына ашыйлар ди.

— Бер чатырга кергәндә, безнең башкорт егетләре җыелышып аракы эчеп утыра иде. Алар белән сөйләшеп утырдым. Кәефләре начар, сугышка барырга куркалар, дия алмыйм. Алар янындагы башка мөселман егетләре белән дә сөйләштем. Алар миңа ватан алдындагы бурыч, мөфти фәтвасе, дәлилгә сурәләр сөйли башлагач, сүзне куертмадым. Ирләрнең күбесе авырый, карык-корык йөткерәләр. Кырда тирләп пешеп атлыйлар да, аннары мылтыктан атарга чират көтеп басып торып туңалар икән. Чатырларда йоклаганда да салкын, әлбәттә. Дәваланырга кирәкле дарулар юк, туганнары алып килсә генә. Атнага бер юыну каралган, әмма анда су бик акрын җылына, шуңа юынуы сүздә генә диделәр. Көн дә полигонда тирләп-пешеп йөргән кешенең, әле сугышка да барып җитмәс борын, атнага бер дә юньләп юынмавы рәхәт эш түгел. Шуңа аларның лагерьдан читкә чыгып, мунчаларга, саунага баруларын аңларга була, — ди Рәис.

Ул анда вакытта, Башкортстан халкыннан җыелган хәер тартмаларын чатырларга таратканнар.

— Аларга бары киемнәр генә бирелгән, "аптечкалары" буш диярлек. "Бронежилетлар бик кыйбат тора, бәясе ", дип зарландылар. Ул жилетны сугышка үз теләге белән алынган вице-премьер Азат Бадранов алып кисә генә инде дип көлештеләр. Башкортстаннан килгән ярдәм тартмаларын чатырларга таратып чыктылар. Анда ни генә юк: "Дружба" пычкысы, электрогенератор, бинокльләргә кадәр бар. Авыл кешеләре медикаментлар да алганнар. Квадракоптер да бар иде, — ди ул.

Мобилизацияләнгәннәргә сугышка китәсе көнне төгәл әйтмиләр, шуңа алар туганнарына да конкрет хәбәр итә алмый. Саубуллашырга килергә теләүчеләр бардыр, әмма алар да кайчан киләсен төгәл белми. Кемгәдер 26 октябрьдә, икенчеләргә 29ы сугышка җибәрәчәкләр дип әйтелгән.

Бер шалтырату белән сугышка китеп барулары бер гаҗәпләндерсә, могҗизага ышанулары тагын бер кат гаҗәпләндерә

— Дусларым әле Ростовта да ике атна әзерлек булачагына ышана. Аларны анда Украинадагы сугышта катнашкан хәрбиләр әзерләячәк диләр. Бәлки, сугышка кертмичә, инде алынган территорияләрне генә сакларга калдырырлар дип өметләнәләр. Бернинди каршылык күрсәтмичә, телефоннан бер шалтырату белән сугышка китеп барулары бер гаҗәпләндерсә, могҗизага ышанулары тагын бер кат гаҗәпләндерә, — ди Рәис.

Казаннан сугышка беренче төркем 23 октябрьдә Kazan Expo-дан китте.

Татарстан һәм Башкортстаннан мобилизациягә барлыгы ничә кеше эләгүе турында әйтелми. Ирләрне җыю әлегәчә бара.

Кайбер төбәкләрдән, шул исәптән Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәр дә Украинадагы сугышка инде җибәрелде. Һәлак булучылар турында да хәбәрләр бар. Мәсәлән, узган атнада Мәскәүдән чакырылган IT-белгеч Тимур Измайловның сугышта үлүе билгеле булды. IT-белгеч буларак аны Үзәк банк мобилизациядән кичектерелеп торучылар исемлегенә керткән, ләкин ул исемлек хәрби комиссариатларга барып җитмәгән. Измайловны 23 сентябрьдә алып киткәннәр, 5 октябрьдә сугышка кертелгән, 7 октябрьдә һәлак булган.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG