Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның Валдайдагы сарае янына һава һөҗүменнән саклау комплексы урнаштырылган 


Владимир Путин
Владимир Путин

Ул "Панцирь-С1" комплексы дип фаразлана. 

Русия президенты Владимир Путинның Валдайдагы резиденциясеннән алты километр ераклыкта урнашкан Ящерово авылына һава һөҗүменнән саклану комплексы урнаштырылган. Аның фотосын "Агентство" басмасына Валдайда яшәүче кеше җибәргән һәм җайланма берничә атна элек куелды, дип әйткән.

Басма фаразынча, фотога "Панцирь-С1" комплексы төшерелгән. Күптән түгел генә шундый ук коралны Мәскәү үзәгендә, саклану министрлыгы бинасы түбәсенә куюлары да хәбәр ителгән иде.

"Агентство"га Ящеровода һәм күрше авылларда яшәүче башка кешеләр дә һава һөҗүменнән саклану комплексы урнаштыруларын раслаган. Басма әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, комплекс хәрби кизүдә тора, ә аның янында даими рәвештә өч хәрби хезмәткәр бар. Комплексның радиолокаторы антеннасы әйләнеп тора диелә.

Басма язуынча, бу тирәдә мөһим инфраструктура да, стратегик объектлар да, зур оешмалар да юк, хәрби техника да күпләп җыелып тормый, монда бары тик Путин сарае гына урнашкан.

"Агентство" искәртүенчә, "Панцирь-С1" системнары шул исәптән пилотсыз очкычлардан да саклый.

• Моңарчы Мәскәүнең берничә районына С-400ләр куелуы хәбәр ителгән иде. Дәлил буларак медиа чаралары Мәскәүдә урнаштырылган хәрби техниканың фотоларын чыгарды, аларны шәһәрдә яшәүчеләр төшереп алган диелде. С-400ләр Мәскәү янындагы Щелково шәһәре хәрби һава аланын сакларга мөмкин, дип фаразлана.

• Былтыр декабрь башында Русиянең Рязань, Сарытау һәм Курски өлкәләрендәге хәрби һава аланнарына пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. The Washington Post әлеге өч һөҗүмне дә Украина оештыруын язды. Украина үзе моңа рәсми фикер белдермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG