Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия думасы депутатлары һәм сенаторлар бу елдан башлап керемнәре турындагы белешмәләрен чыгармаячак 


Русия Думасы депутатлары
Русия Думасы депутатлары

Бары тик статистик мәгълүмат кына чыгып барачак: ничә декларация тапшырылган, ничәсе тапшырылмаган, аларны тапшырганда канун бозулар булганмы-юкмы.

1 марттан Русия думасы депутатлары һәм сенаторлар керемнәре турында декларацияләрне чыгармый башлаячак дип яза "Ведомости" Русия думасының дәүләт төзелеше комитетындагы чыганагына сылтама белән. Басмага бу мәгълүматны комитет башлыгы Павел Крашенинников та раслаган.

Газет чыганагы сөйләвенчә, бу елдан башлап бары тик статистик мәгълүмат кына чыгып барачак: ничә декларация тапшырылган, ничәсе тапшырылмаган, аларны тапшырганда канун бозулар булганмы-юкмы.

1 апрельгә кадәр депутатлар кермнәре һәм милекләре турында хисап бирергә тиеш. Былтыр декларацияләр чыгарыла иде әле – шул рәвешле 2021 елның иң бай сенаторы Камчатка вәкиле Валерий Пономарев булуы ачыкланды. Ул өченче ел 4,2 миллиард сум эшләгән. Ә иң бай депутат – 3,5 миллиард сум кереме булган КПРФ вәкиле Владимир Блоцкий булып чыкты.

2022 ел ахырында Русия президенты Владимир Путин Украинадагы сугышта катнашучы куәт оешмалары вәкилләренә һәм хәрбиләренә, шулай ук фетнәчел Донецки белән Луһанскига, аннексияләнгән Херсон һәм Запорожьега эшләргә киткән түрәләргә керемнәре турындагы белешмәләрне чыгармаска рөхсәт итүче фәрман имзалады.

  • Декабрь башында Русия Думасына җирле һәм төбәк депутатларының керемнәрен яшерү турында канун өлгесе кертелгән иде. Аларның керемнәре, чыгымнары, милке турындагы мәгълүматлар гомумиләштереп биреләчәк, бу кемнең кереме, яки бу өй кемнеке икәнен белеп булмаячак, диелде.
  • Коррупция турында тикшеренүләр уздырганда журналистлар еш кына түрәләрнең декларацияләрен файдалана – аерым алганда, керемнәр турындагы белешмәләрне Навальный такымы куллана иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG