Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына депутатларның керемнәрен яшерү турында канун өлгесе кертелде


Павел Крашенинников
Павел Крашенинников

Канун өлгесенә ярашлы, депутатларның керемнәре, чыгымнары, милке турындагы белешмәләр гомумиләштереп биреләчәк, бу кемнең кереме яки бу өй кемнеке икәнен белү мөмкин булмаячак. Шулай ук депутат ялган яки тулы булмаган декларация бирсә, комиссиянең бу хактагы нәтиҗәләрен дә яшерәчәкләр.

Русия думасына җирле һәм төбәк депутатларының керемнәре һәм милке турындагы белешмәләрне бары тик гомумиләштереп кенә чыгару турында канун өлгесе кертелде. Иҗтимагый башлангычларда эшләүче депутатларны исә ел саен декларацияләр тапшырудан бөтенләй азат итәчәкләр.

Төбәк һәм җирле оешмалар депутатларының керемнәрен һәм милкен яшерүне Русия думасының "Бердәм Русия"дән депутаты Павел Крашенинников, ЛДПРдан депутаты Алексей Диденко һәм "Гадел Русия"дән Валерий Гартунг, шулай ук сенатор Андрей Клишас тәкъдим итте.

Канун өлгесенә ярашлы, депутатларның керемнәре, чыгымнары, милке турындагы белешмәләр гомумиләштереп биреләчәк, бу кемнең кереме яки бу өй кемнеке икәнен белү мөмкин булмаячак. Шулай ук депутат ялган яки тулы булмаган декларация бирсә, комиссиянең бу хактагы нәтиҗәләрен дә яшерәчәкләр.

"Төп эш урыннарыннан аерылмыйча" эшли торган депутатлар, ә нигездә бу эшмәкәрләр, декларацияне бары тик сайланганнан соң гына бирергә тиеш булачак, яки тормыш иптәше белән соңгы өч елдагы уртак керемнәреннән артыграк суммадагы сату-алу килешүе төзегәндә генә тапшырачак.

Крашенинников фикеренчә, милекләрен декларацияләргә кирәк булганга, эшмәкәрләр хакимияткә килергә теләми. Гартунг сүзләренчә, дәүләт хезмәтендә булмаучыларга үз керемнәрен декларацияләргә кирәк булуы – "акылсызлык".

КПРФта канун өлгесен хупламаганнар, чөнки депутат – билгеле зат һәм сайлаучылар мондый мәгълүмат белән нык кызыксына дип саныйлар.

"Яңа кешеләр" фракциясендә әлегә бу тәкъдим белән танышмаганнар.

  • Сәясәт белгече Ростислав Туровский фикеренчә, җәмгыять алдында хисап тотарга бурычлы булу хәзерге депутатларның ачуын китерә, "чөнки алар арасында, бигрәк тә төбәк депутатлары арасында бай һәм нык бай кешеләр бик күп", ди ул.
  • Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас гражданнарның хокукларына каршы килердәй башка кануннарның да автордашлары булган иде. Алар арасында әйтик Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларын үтәмәскә мөмкинлек бирүче канун өлгесе бар.
  • Шулай ук алар Талия Хәбриева белән берлектә Конституциягә төзәтмәләр әзерләүче эш төркемен җитәкләде. Бу төзәтмәләр Русия президенты Владимир Путинга 2036 елга кадәр хакимияттә калырга мөмкинлек бирә, җирле үзидарә системын юкка чыгарды һәм кайбер төбәкләрне хокукларыннан мәхрүм итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG