Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар Украинадагы сугышта кимендә 12 мең русияленең үлүен ачыклаган


Сугышта һәлак булучыны җирләү, архив фотосы
Сугышта һәлак булучыны җирләү, архив фотосы

Шуларның 800е – мобилизацияләнгәннәр диелә. Бу – журналистлар раслый алган үлемнәр генә, чынлыкта үлүче хәрбиләр саны күбрәк, хакимият чын саннарны яшерә.

Украинадагы сугышта Русиянең кимендә 12 мең хәрбие һәлак булган, шуларның 800е – мобилизацияләнгәннәр. Бу хакта "Медиазона" басмасы белән берлектә үлүчеләр санын алып барган ВВС хәбәр итә.

Журналистлар ачык чыганаклардагы расланган мәгълүматларга – Русия медиаларының һәм төбәк хакимиятләренең хәбәрләренә генә таянуын искәртә, шуңа чынлыкта һәлак булучыларның саны күбрәк, хакимият чын саннарны яшерә.

Күпчелек һәлак булучылар – Краснодар крае, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләреннән, Дагыстаннан һәм Бурятиядән диелә. Аеручы һава-десант гаскәрләрендә, ихтыярилар батальоннарында мотоукчы хәрби бүлекчәләрдә югалтулар күп булуы искәртелә.

Шул ук вакытта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинага каршы сугышкан тоткыннар арасында 450се һәлак булган, дип белдерә басма. Алар арасында югалтуларның тиз артуы әйтелә.

Исемлек авторлары бу саннар – сугышта үлеп, Русиядә күмелгән хәрбиләр саныннан кимендә 40-60 процентка ким дип саный. Алар бу фикергә Русиянең 60 тан артык торак пунктындагы зиратларны өйрәнгәннән соң килгән. Шул рәвешле, журналистлар фикеренчә, Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең 24 меңнән артык хәрбие үлгән булырга мөмкин.

Американың хәрби диңгез анализы үзәге исә Русиянең Украинадагы югалтулары (яраланучылар, хәбәрсез югалучылар, үлүчеләр) кимендә 110 мең кеше булырга мөмкин дигән фикердә.

  • Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Безнең хисапка күрә, Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында Татарстаннан кимендә 228 кеше, Башкортстаннан – 347 кеше һәлак булган. Бу – ачык чыганаклардан һәм рәсми белдерүләргә таянып тупланган мәгълүмат, чынлыкта үлүчеләр саны күбрәк.
  • Русия югалтулары турында соңгы тапкыр былтыр 21 сентябрьдә – "өлешчә мобилизация" игълан ителгән көнне хисап бирде. Саклану министры Сергей Шойгу сугыш башыннан бирле 5937 кеше һәлак булуын әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG