Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда янгыннарда үлүчеләр саны өч тапкырга диярлек арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел төбәктә 419 янгын чыккан, аларда 29 кешенең гомере өзелгән. Былтыр гыйнварда 11 кешенең үлүе теркәлгән булган. 

2023 ел башыннан Башкортстанда янгыннарда 29 кеше үлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,6 мәртәбә күбрәк, былтыр гыйнварда республикада чыккан янгыннарда 11 кеше вафат булган.

Бу хакта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәләренә таянып, "Башинформ" яза.

Шул ук вакытта быел Башкортстанда барлыгы 419 янгын чыгу әйтелә. Былтыр шушы ук чорда мондый казалар саны 370 булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынча, кешеләр янгында күбрәк төнлә, кич һәм иртәнге вакытларда, шимбә, дүшәмбе һәм җомга көннәрендә үлә. Янгында күбрәк ирләрнең үлүе дә (71 процент) искәртелә.

Яңа елның беренче тәүлегендә Татарстанда да 17 янгын чыгуы хәбәр ителгән иде. 1 гыйнварда янгын сүндерүчеләрнең 10 кешене коткаруы, бер кешенең үлүе әйтелде. Татарстанда чыккан янгыннарның күбесе тәмәке тарту аркасында һәм электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG