Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыр Татарстанга тотылган чит ил машиналары кертү 15 тапкырга арткан


Аларның яртысынан артыгы өч елдан артыграк кулланылышта булган. 

Татарстан таможнясы мәгълүматынча, 2022 елда Татарстанга ике меңнән артык чит ил машинасы керткәннәр, бу 2021 ел белән чагыштырганда 15 тапкыр күбрәк – ул чакта республикага мондый нибары 137 машина кергән булган.

Машиналарның яртысыннан артыгы кимендә өч ел кулланылышта булган, иң еш кергән маркалар - Hyundai, KIA һәм Toyota диелә. 2022 елда чит ил машиналарының яртысы Казакъстан аша китерелгән.

Узган ел Русия автомобиль базары иң авыр елларның берсен кичерде. Украинага һөҗүм иткәне өчен, Русиядән 60 автобрендның 14е киткән дип хәбәр ителде. BMW, Ferrari, Ford, Hyundai һәм Kia, Infiniti, Mazda, Mercedes-Benz, Nissan, Renault, Toyota, Volvo Русиядә үз заводлары эшен туктатты һәм Русиягә машиналарын китереп сатмый башлады. Калган 14 брендның күпчелеген кытай маркалары һәм өч русия бренды алып тора.

Татарстанда машина базары үзгәрде, халык йә тотылган, йә кытай машиналарына күчте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG