Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халык тотылган йә кытай машиналарына күчә". Татарстанда машина базары ничек үзгәрде


"Рольф" дилер үзәгендә тотылган машиналар паркы
"Рольф" дилер үзәгендә тотылган машиналар паркы

2022 елда Русиядә машина сату 58%ка кимегән. 2021 елда русияләр 1,51 млн машина сатып алган булса, узган ел бары 626 мең генә. Татарстанда машина базары 2,4 тапкырга төшкән. Белгечләр халыкның яңа автомобиль алырга акча җитмәвен һәм Европа брендларын кытай маркалары алыштыруын әйтә. Шул ук вакытта халыкның төп өлеше тотылган машиналарга өстенлек бирә башлаган. Автомобиль тармагы "соры базарга" күчә бара дип әйтә алар.

Узган ел Русия автомобиль базары иң авыр елларның берсен кичерде. Русиядән 60 автобрендның 14е киткән дип хәбәр ителде. BMW, Ferrari, Ford, Hyundai һәм Kia, Infiniti, Mazda, Mercedes-Benz, Nissan, Renault, Toyota, Volvo Русиядә үз заводлары эшен туктатты һәм Русиягә машиналарын китереп сатмый башлады. Калган 14 брендның күпчелеген кытай маркалары һәм өч русия бренды алып тора.

2022 елда сатылган автомобильләрнең 4 проценты Татарстанга туры килә. "ППК" ("Паспорт сәнәгать консалтингы") мәгълүматына караганда, узган елның 11 аенда 22 913 җиңел автомобиль сатылган. Бу 2021 елның шушы чоры белән караганда 2,4 тапкырга азрак. Kia автомобильләрен сату 70 процентка, Hyundai - 65, Renault - 66, Volkswagen - 79, Toyota - 69 процентка төште. Иң күбе LADA машиналары сатылган - 4 451 данә. Ләкин бу 2021 елгы сатудан 45 процентка азрак.

Азатлык Татарстанның рәсми дилер үзәкләре эшенә күзәтү ясады һәм белгечләр белән сөйләште.

ТТС: сатулар 3,5 тапкырга кимеде

Татарстанның иң зур дилеры булган ТТС ширкәте 2022 елга нәтиҗәләр ясап, машина сату 3,5 тапкырга төшүен хәбәр итте. Узган ел алар барлыгы 12,3 мең яңа автомобиль саткан. 2021 елда бу күрсәткеч 42,6 меңгә җиткән булган.

Иң күп сатылган машина булып LADA санала. Аларны 2,8 мең кеше алган. Икенче урында Renault - 2,4 мең автомобиль. Өченчедә KIА - 1,7 мең машина.

Яңа машиналар гына түгел, тотылганын сату да кимегән. 2021 елда 24,8 мең машина сатылган булса, 2022 елда - 18,3 мең генә.

Бүген ТТСта машиналар кимүен күрергә була. Хәзерге вакытта рәсми сайтта барлыгы 3 358 яңа автомобиль тәкъдим ителгән. Бу узган елдан калган Европа, Көньяк Корея маркалары.

Иң күп сайлау мөмкинлеге Renault (739 автомобиль), LADA (697), Kia (490), Hyundai (393), Mazda (165), Skoda (137), EXEED (133), Mitsubisi (109) маркаларына туры килә. Сатуга куелган калган марка машиналары йөздән дә кимрәк.

Автомобильләрнең бәяләре шактый арткан. Хәзер Volkswagen Polo 1,79 млн сумга тәкъдим ителсә, Volkswagen Touareg 10,45 млнга сатыла. BMW-ның сатуда 65 машинасы калган. Аларның бәяләре әйтелми. Шундый ук хәл Япониянең Toyota маркасы белән күзәтелә - бәяләре күрсәтелми. Ә иң киң таралган Corolla машинасы бөтенләй сатудан юкка чыккан.

ŠKODA машиналары бүген 1,72 млн сумнан башланып 4,86 млн сумга җитә. Audi маркасы да азайган - 39 машина сатуга куелган. Audi A3 4,65 млн сумга сатылса, Audi Q8 16,75 млн сумга сатыла.

Кытай машиналарының бәяләре дә шактый кыйммәт. CHERY TIGGO моделе 1,80-3,23 млн сумга сатыла. OMODA маркасын 2,43 млн сумга тәкъдим итәләр.

Иң арзан машина - Русиянең LADA автомобиле. Аның бәясе 822 мең сумнан алып 2,19 млн сум тирәсе.

Сатуга куелган тотылган машиналар күләме дә күп түгел. Барлыгы 2 312 автомобиль тәкъдим ителә. Әйтергә кирәк, Казанның 2 мең машинага исәпләнгән Мегамолл кибетенең яртысы тотылган техника белән тулы - 1 072 автомобиль. Калганнарын башка шәһәрләрдән алырга тәкъдим ителә. Иң күп сайлау мөмкинлеге ВАЗ, KIA, Hyundai, BMW, Renault, Volkswagen, Toyota маркаларында бар.

"Кан Авто": Кытай машиналарын сатуны арттырды

Татарстанның икенче зур дилеры "Кан Авто" ширкәте әкренләп кытай машиналарын сатуга күчеп бара. Бүген алар тәкъдим иткән 14 машина маркасының 6сы нәкъ Кытай автомобильләренә туры килә. Европа (2), Япония (1), Көньяк Корея (3) маркалары хәзер бармак белән санарлык.

Узган ел дилер Казандагы бер үзәген Кытай машиналарын сату өчен үзгәртеп корды.

"Татарстанда машиналар иң күбе бер елга җитәчәк"

"Рольф" дилер үзәге хезмәткәре Рамил Кәлимуллин (исеме үзгәртелде) автомобиль базарында фетнәчел заман килде ди.

"Ел башында машиналарга кытлык булачак дип халыктан ихтыяҗ үсте. Озак та үтмәде бәяләр ике тапкырга артты. Шуннан соң халык алмый башлады. Элек KIA Q5 2,5-3 млн сумга сатып була иде. Берара дилер шул ук модельне 5-6 млн сумга тәкъдим итте. Автомобильләрне Казакъстан һәм Беларустан китерергә тотындылар. Җәен базар машина белән тулды, халык алу турында түгел, сату турында уйлый башлады.

Дилер үзәкләре хәзер нигездә кытай машиналары сата. Haval, Geely ихтыяҗ зур. BMWны сату 100 процентка төшкән вакыты да булды. Алман автомобильләрен сату бик нык кимеде. Toyota-га бәяләр бик нык арткач, аларны да алмый башладылар. Шул ук вакытта япон маркасына ихтыяҗ зур. Хәзер Toyota-ны Дубайдан яхшы бәягә китереп була.

Рәсми дилерлар бүген икенчел базарда эшләүгә күчте. Аларның һәммәсе тотылган автомобиль сата. Шул рәвешле кредит хисабына гына яшиләр.

Дилерлар хезмәткәрләрен эштән җибәрә башлады. Беренче дулкынны без пандемия башланган елны күргән идек. ТТС бер мең кешесен кыскартты. Февраль вакыйгаларыннан соң кабат кадрларны эштән җибәрү башланды. Хәзер даими төстә кыскартулар булып тора.

Бүген дилерларда булган автомобильләр күпмегә җитәчәк? Бу тышкы сәясәткә бәйле. Әгәр тормышлар үзгәреп, импорт алу җайлашса, машиналар җитәчәк. Әгәр берни үзгәрмәсә, Русиядә, шул исәптән Татарстанда сатуга чыккан машиналар иң күбе дигәндә бер ел эчендә бетәчәк. Аның урынына кытай машиналары һәм "Москвич" бренды астында чыгучы кытай автомобиле килә инде", дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Соры базар килде"

Казанда автомобиль төзәтү сервисы мөдире һәм тотылган машиналар сатучы Андрей Егоров (исеме үзгәртелде) бүген кешеләр нигездә тотылган машина ала ди.

"Автосервиска килүчеләр артты. Бу кешеләрнең күбрәк тотылган автомобиль сатып алуына бәйле. Элек һәр икенче йә һәр өченче машина яңа иде. Хәзер нигездә тотылганны алалар, чөнки яңаларын алырга акча җитми. Иске машина тиз ватыла, шуңа сервиска килүчеләр артты.

Бер елда алмаш детальләр арасында контрафакт очрагы артты. Нигездә Кытайдан китерәләр. "Соры импорт" аша оригинал детальләр дә килә. Гомумән, ел дәвамында алмаш детальләргә бәяләр 30 процентка артты. Кайберләрен шул ук хакка да алырга мөмкин.

Бүген халык тотылган машиналарны, йә читтән арзанракка китерелгәннәрне карый. Төрле "соры" юллар белән Америка, Германия машиналары ташыйлар. Аларга ихтыяҗ зур. Аеруча Грузия, Кыргызстаннан китерәләр. Гәрчә, аларның да бәяләре уртача 25-30 процентка артты", диде ул Азатлыкка.

  • Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.
  • Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.
  • Сугышның беренче атналарында ук белгечләр санкцияләр кертелү нәтиҗәсендә Русиянең машина сәнәгатенә һәм базарына кара көннәр киләчәк дип фаразлаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG