Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада хәмер шешәләренә сугышка каршы шигарь ябыштырган егеткә штраф салынган 


Алексей Зотов кибеттә хәмер шешәләренә "провокацион язулар" ябыштырган, соңрак бу хәмерне сатып алып, кибеттән чыгып киткән. Аның кем булуын күзәтү камералары аша ачыклаганнар. 

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Уфада яшәүче Алексей Зубковка гаскәрне дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штраф түләтү карары чыгарган. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, ул шәһәрдәге кибетләрнең берсендә хәмер шешәләренә "провокацион язулар" ябыштырган, соңрак бу хәмерне сатып алып, кибеттән чыгып киткән. Аның кем булуын күзәтү камералары ярдәмендә ачыклаганнар диелә.

Алексей Зубков мәхкәмәдә "Русия гаскәрен дискредитацияләргә җыенмадым, гаскәр символларын ябыштырмадым, берни әйтмәдем", дип белдергән, ә бу гамәлен дусты һәлак булу аркасында стресс кичерүе белән аңлаткан.

  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Узган елның 28 декабренә кадәр Башкортстан мәхкәмәләре Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" турында 84 эш караган. 73 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Иң кечкенә штраф күләме – өч мең сум, иң зурысы – 50 мең сум булган.
  • Узган атнада Уфада Путин килгән көнне сугышка каршы пикетка чыккан Клим Пташинскийга да гаскәрне "кимсетү" турында беркетмә төзегәннәр иде. Административ эшне мәхкәмәдә 2 февральдә караячаклар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG