Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВВС-ның урыс хезмәте  яңа ел төнендә Макеевкага һөҗүмдә һәлак булган 92 русияле хәрбинең исемен чыгарды 


Һәлак булучыларның күбесе – Самар өлкәсеннән мобилизацияләнүчеләр. Аларның иң яше – 22, иң өлкәне 48 яшендә булган, диелә.   

Украина хәрбиләре 1 гыйнварга каршы төндә фетнәчел Донецкиның Макеевка шәһәрендәге һөнәри училище бинасына һөҗүм итте, ВВС-ның урыс хезмәте һөҗүмдә үлгән Русия хәрбиләренең исемлеген чыгарды.

Русиянең ачык чыганакларындагы мәгълүматларга таянып, басма Макеевкада һәлак булган 92 хәрбинең шәхесен ачыклаган, бу исемлек тулы булмаска мөмкин дип искәртелә. Шул ук вакытта бу Idel.Реалии алып бара торган исемлек белән дә (анда 83 фамилия бар) туры килә.
Һәлак булучыларның күбесе – Самар өлкәсеннән мобилизацияләнүчеләр. Аларның иң яше – 22, иң өлкәне 48 яшендә булган.

Макеевкада һәлак булучыларның туганнары әйтүенчә, күбесен гаскәргә сентябрь ахырында – Русиядә мобилизация игълан ителгәч чакыртып алганнар. Соңрак алар ике айлап Самар өлкәсендәге хәрби бүлекчәләрдә әзерлек узган. Декабрь уртасында ирләрне сугышка җибәргәннәр, алар Макеевкага 26 декабрьдә килгән булган, диелә язмада.

1 гыйнварга каршы төндә Украина гаскәре Донецки янындагы Макеевка авылындагы һөнәри училище бинасына һөҗүм итте, анда Русия хәрбиләренең яшәве ачыкланды. Telegram-каналлар Макеевкада Русиянең мобилизацияләнгән берничә йөз хәрбие һәлак булган дип язды.

4 гыйнварда Русия саклану министрлыгы Макеевка һөҗүмендә 89 хәрби үлүен таныды, бу хәл өчен аларның үзләрен гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG