Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә полиция мәхкәмәгә теләктәшлек белдерергә килгән кырымтатар активистларын тоткарлады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Барлыгы 16 кырымтатар активисты тоткарланган. Аларның тоткарлануы турында "Кырым теләктәшлеге" платформасы хәбәр итә.

25 гыйнвар Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе янында, алдагы көнне Җанкөйда тоткарланган кырымтатарларга теләктәшлек белдереп килгән кырымтатар активистларын "Экстремизмга каршы үзәге"нең хезмәткәрләре тоткарлаган. Тоткарланганнарны махсус китерелгән ике автобуска утыртканнар. Бу хакта видео төшереп барган "Кырым теләктәшлеге" платформасы хәбәрчесе Куламет Ибраимовны да тоткарлап полиция бүлегенә озатканнар.

Барлыгы 16 кырымтатар активистын тоткарлаганнар. Аларны Акмәчетнең үзәк район полициясе бүлегенә алып киткәннәр дип хәбәр ителә.

Мәхкәмә бинасы янында Росгвардия машиналары һәм хезмәткәрләре тора.

24 гыйнварда Җанкөй районында алты кырымтатар йортында полиция тентүләр үткәреп, аларны тоткарлады. Аларның барысын да Русиядә тыелган "Хизб ут-Тахрир" оешмасын оештыру һәм катнашуда гаеплиләр. Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксенов Киевны гаепләп, уү телеграм каналында "Киев режимы - террорчылык куркынычының төп чыганагы" дип язды.

25 гыйнвар Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре Украинаның 2016 елда Номан Челебиджихан исемендәге кырымтатар батальонында катнашуда шикләнелгән Акъяр кешесен тоткарлаган. Аңа 15 елга ирегеннән мәһрүм итү яный.

Кырым Русия тарафыннан басып алынгач, ягъни 2014 елдан бирле Кырымда кырымтатарларны тоткарлаулар, әзерлекләүләр, утыртулар арта бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG