Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы якынча 100 төрле даруга кытлык туарга мөмкин дип хәбәр итте  


Архив фотосы
Архив фотосы

Мондый дарулар арасында иммуноглобулин, ретинол, активлаштырылган күмер, водород пероксиды, йод, парацетамол, дифтерия, бума ютәл, катып калудан (столбняк) вакциналар бар. 

Сәламәтлек саклау министрлыгының 2022-2023 еллларда даруларга кытлыкны ачыклау өчен төзегән комиссиясенең исемлегеннән күренгәнчә, Русиядә якынча йөзләп медицина препараты җитми башларга мөмкин. Бу хакта "Фармацевтический вестник" хәбәр итә.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, бу исемлеккә 97 дару кергән. Министрлык аларның даруханәләрдә булуын үз контроленә алган. Җитми башларга мөмкин булган дарулар арасында иммуноглобулин, ретинол, активлаштырылган күмер, водород пероксиды, йод, парацетамол, дифтерия, бума ютәл, катып калудан (столбняк) вакциналар һ.б. дарулар бар.

Аларны сатып алуда авырлыклар тумасын өчен, министрлык кайбер даруларны теркәүне тизләтергә, кайбер даруларны чит ил тышлыгы белән сатарга, әле теркәлмәгән кайбер даруларны Русиядә вакытлыча кулланылышка кертү өчен рөхсәт бирергә тәкъдим итә.

Кичә Русиядә киң кулланыла торган балалар антибиотикларына кытлык тууы билгеле булды. Цефуроксимның даруханәләрдән бөтенләй юкка чыгуы, ә цефиксимның кайбер нокталарда гына калуы әйтелде.

Элегрәк Русия хакимиятләре чикләүләр арасында дарулар җитмәү кебек проблемнар булмаска тиеш дип белдергән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгы да бөтен фармацевтика ширкәтләре дә Русиягә дарулар җибәрүен дәвам итәчәк дигән иде. Әмма март аеннан башлап ук Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр теге яки бу даруларның җитмәвен хәбәр итә.

Март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде. Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.

Русиядә ВИЧ авырулы кешеләр куллана торган "Эвиплера" даруы да җитми башлаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG