Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ВИЧ авырулы кешеләр куллана торган иң популяр дару җитми башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сүз Johnson & Johnson  җитештерә торган “Эвиплера” даруы турында бара. Аның җитмәвенә Русиянең 12 төбәгендә зарланалар. Дару җитмәгәч кайбер авыруларның дәвалау схемасын үзгәрткәннәр диелә.

Русиядә ретровируска каршы кулланылучы, ВИЧ авырулы кешеләргә еш билгеләнә торган дару җитми башлаган. Бу хакта Русиянең ВИЧ һәм башка социаль әһәмиятле чирләр белән авыручыларын берләштерүче "Пациент контроле" оешмасы хәбәр итә.

Сүз Американың Johnson & Johnson ширкәте җитештерә торган "Эвиплера" даруы турында бара. Аның җитмәвенә, аннексияләнгән Кырымны да кертеп, 12 төбәктә яшәүчеләр зарлана диелә. Аеруча Кырым, Коми, Тверь өлкәләреннән шундый шикаятьләр күп килә дип хәбәр итәләр оешмада.

Дару җитмәгәч кайбер авыруларның дәвалау схемасын үзгәрткәннәр диелә. Кайберләренә исә бер айга җитәрлек дару биргәннәр һәм икенче юлы мөгаен дәвалануны тулысынча үзгәртергә туры килер дип кисәткәннәр.

2022 елда даруны сатып алу күләме 56 процентка кимегән диелә. Оешмада моны аның бәясе кыйммәт булу белән бәйлиләр. Бер кабы 25 мең сумнан артык тора, еллык курс исә 300 меңләп сумга төшә. Бу төбәкләрнең бюджетларына кыйммәткә төшә, диләр "Пациент контроле"ндә.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы ретровируска каршы кыйбатлы даруларны арзанракларына алыштыру өчен, быел чыгымнарны киметкән, дип язган иде ​июньдә "Коммерсантъ". Газет аралашкан белгечләрнең берсе моны ВИЧ йоктыручыларның артуы һәм бу төр авыруларга бүленгән акчаларның җитмәве белән бәйле дип фаразлый.

  • 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре кырыс чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителде.
  • Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар иткән беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lilly-ның шикәр чиренә каршы дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
  • Март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
  • Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.
  • Июнь башында Русия фармацевтика ширкәтләренә дару сыйфатын тикшерү җиһазлары җитми башлады. Мондый җиһазларны аерым алганда Американың Agilent Technologies, Waters, Phenomenex ширкәтләре, шулай ук Merck һәм Macherey-Nagel алман ширкәтләре җитештерә. Аларның кайберләре Русия белән хезмәттәшлекне тулысынча өзгән, ә кайберләре туктатып тора.
  • Июнь уртасында Русиядә инсулинга бәя артачагы хәбәр ителде. Бу даруханәләрдә инсулин калмау куркынычы, тауар җитештерү чыгымнары һәм логистика проблемнары белән бәйле диелде.
  • Августта Русиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да умыртка баганасы имгәнгән яки анда шеш булган, сидек куыгы эшчәнлеге бозылган, энурез белән авыручы балаларга кирәкле Дриптан даруы бетүе билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытма

XS
SM
MD
LG