Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия фармацевтика ширкәтләре дару сыйфатын тикшерү җиһазлары җитмәүгә зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда мондый җиһазларны Американың Agilent Technologies, Waters, Phenomenex ширкәтләре, шулай ук Merck һәм Macherey-Nagel алман ширкәтләре җитештерә. Аларның кайберләре Русия белән хезмәттәшлекне тулысынча өзгән, ә кайберләре туктатып кына тора диелә.

Русиянең фармацевтика ширкәтләренә даруларның сыйфатын тикшерү өчен хроматографик колонкалар җитми, Русиянең Украинага сугыш башлавына җавап итеп кертелгән чикләүләр кысаларында чит ил ширкәтләре алар белән тәэмин итүдән туктаган яки экспортны киметкән. Бу хакта тармактагы вәкилләренә сылтама белән "Коммерсантъ" яза.

Бу җиһаз яңа дарулар уйлап тапканда кирәк дип искәртелә. Шулай ук ул инде теркәлгән даруларны җитештерү барышында да, сыйфатны контрольдә тоту өчен һәр этапта кулланыла, җиһаз ят катнашмаларны ачыкларга ярдәм итә, диелә.

Басма язуынча, мондый колонкаларны аерым алганда Американың Agilent Technologies, Waters, Phenomenex ширкәтләре, шулай ук Merck һәм Macherey-Nagel алман ширкәтләре җитештерә. Аларның кайберләре Русия белән хезмәттәшлекне тулысынча өзгән, ә кайберләре туктатып тора.

"Актив компонент" фармацевтика ширкәте президенты Александр Семенов сүзләренчә, ширкәттә өч-алты айга җитәрлек хроматографик колонка гына калган.

Шулай да ул бу тауарны Русиягә элеккеге кебек Европа берлеге аша түгел, өченче илләр аша кертергә мөмкин булуын таныган. Шул ук вакытта ул тауарның тоткарланып килүен һәм кыйммәтләнүен дә искәрткән. Уртача алганда, колонкаларга бәя 30-50 процентка арткан.

Басманың башка әңгәмәдәшләре Кытай ширкәтләре белән хезмәттәшлек итү ягын каравын белдергән. Әмма тәэмин итүчене алыштырганда, даруны теркәгәндә бирелгән документларга үзгәрешләр кертергә кирәк, ә бу катлаулы процесс диелә.

  • 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Көнбатыш илләре санкцияләр кертә башлады. Германиянең Bayer-ы һәм Американың Pfizer-ы Русиядәге инвестицияләрен туктатып торуы турында белдергән иде. Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар кылган беренче ширкәт булды.
  • Март аенда ук русиянең төрле төбәкләрендә , шул исәптән Татарстанда яшәүче авырулар кайбер даруларга кытлык булуына зарланды.
  • Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
  • Санкцияләр игълан ителүгә, даруга мохтаҗлар күпләп чит ил дарулары җыеп калырга ашыкты. Шул сәбәпле кайбер препаратларга ихтыяҗ дистәләрчә мәртәбә артты.
  • Сәламәтлек саклау министрлыгы исә, санкцияләргә карамастан, Русиягә дарулар кайта дип ышандыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG