Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә инсулинга бәя артачак


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Мондый карарга килүләренең сәбәбе — даруханәләрдә инсулин калмау куркынычы, тауар җитештерү чыгымнары һәм логистика проблемнары диелә.

Русиядә шприцта сатылучы инсулиннар кыйммәтләнәчәк. Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәте (ФАС) соңгы берничә елда беренче мәртәбә инсулинга бәяне иң югары дәрәҗәдә, 5,5-28 процентка кадәр күтәрергә рөхсәт биргән, дип яза "Коммерсантъ", оешмага сылтама белән.

Мондый карарга килүләренең сәбәбе — даруханәләрдә инсулин калмау куркынычы, тауар җитештерү чыгымнары һәм логистика проблемнары диелә.

"Сүз лизпро инсулины, ике фазалы аспарт инсулины һәм ике фазалы кеше ген-инженер инсулины турында бара" диелә язмада.

Бәяне арттыруны Русиянең "Герофарм" һәм "Медсинтез" ширкәтләре һәм Даниянең Novo Nordisk ширкәте сораган.

"Герофарм" күпчелек төрдәге инсулиннарга бәяне яңадан теркәргә ниятли, дип сөйләгән ширкәтнең баш мөдире Петр Родионов. Әйтик "Герофарм"ның шприцтагы лизпро инсулинына бәяләр бер кап өчен 1,6 мең сумга җитәчәк һәм Американың Eli Lilly ширкәте чыгаручы оригинал бәясеннән 11 процентка кыйммәтрәк булачак.

Картриджларда, флаконнарда сатылучы инсулинга караганда пшрицтагы инсулин кыйбатрак торачак, элек бәяләр бер булган.

24 февральдә Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Көнбатыш илләре санкцияләр кертә башлады. Германиянең Bayer һәм Американың Pfizer ширкәтләре Русиядәге инвестицияләрен туктатып торуын белдергән иде. Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар кылган беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lilly-ның шикәр чиреннән дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.

Март аенда ук Русия табиблары инсулинга кытлык булуын таныган иде.

Элегрәк Русия хакимиятләре санкцияләр аркасында медицина кирәк яракларына кытлык проблемы булмаска тиеш дип белдергән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгы барлык фармацевтика ширкәтләре илне дарулар белән алга таба да тәэмин итәчәк дип ышандырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG