Accessibility links

Татарстан депутатлары Конституция үзгәрешләре турында канун өлгесен кабул итте


Татарстан Дәүләт шурасы, архив фотосы
Татарстан Дәүләт шурасы, архив фотосы

Канун өлгесе фикер алышусыз кабул ителде. Спикер Фәрит Мөхәммәтшин үзгәрешләрне хупларга өндәде.

26 гыйнвар Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр турында канун өлгесен башта беренче укылышта кабул итте. 76 депутат хуплап тавыш бирде, 8 депутат каршы чыкты, 1 кеше тавыш бирүдән тотылып калды.

Икенче укылышка тәкъдимнәр 11:15кә кадәр кабул ителә диелде, ләкин тәкъдимнәр булмаган. Икенче укылышта 73 депутат хуплап тавыш бирде, 9 депутат каршы чыкты, 1 кеше тавыш бирүдән тотылып калды.

Аерым алганда, Татарстан Конституциясеннән "суверенитет" сүзе тулысынча юкка чыга, үзгәрешләр хәтта Конституциянең беренче маддәсенә дә кагыла.

Үзгәрешләр Конституциядән "Татарстан ватандашлыгы" төшенчәсен алып атарга тәкъдим итә, моны Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Русиядә бары тик бер ватандашлык була алуы белән аңлатты.

Моннан тыш, үзгәрешләргә ярашлы, Татарстан президенты "глава – рәис" дип 2025 елдан түгел, бүгенге төзәтмәләр кабул ителгәннән соң аталчак. Элегрәк 2025 елга кадәр "күчеш чоры" булуы күздә тотыла иде.

Күпсанлы үзгәрешләр арасында Татарстан прокурорын билгеләгәндә, аның намзәтен республика җитәкчелеге белән килештерергә кирәк булмаячагы да аталды.

2022 елның 22 декабрендә Татарстан Дәүләт шурасының бер төркем депутаты республика Конституциясен үзгәртү, шул исәптән президент атамасыннан баш тарту турында канун өлгесе тәкъдим итте. Ул Татарстан Конституциясен 2020 елда үзгәртелгән Русия Конституциясенә тәңгәлләштерү максатыннан эшләнгән диелә.

23 декабрь көнне депутатлар президент атамасы турында озак кына бәхәсләшкәннән соң, республика җитәкчесен киләчәктә "глава - рәис" дип атарга карар итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG